Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Урал авылыннан Ольга Наумова ирен үтергән өчен җәза алды

РФ Җинаятьләр кодексының 1 өлеше 105 маддәсе буенча Ютазы район суды карары белән (күрәләтә кешегә үлем җәрәхәте ясау) Урал авылында яшәгән 49 яшьлек Ольга Наумова хөкем ителгән.

Ютазы районы прокуроры урынбасары кече юстиция киңәшчесе Гөләндәм Кәримова фаҗига турында җентекләбрәк сөйләде.
Беренче язгы бәйрәм алдыннан, караңгы кичтә өйдәш ир белән хатын - Наумова һәм Миронов арасында тавыш чыга. Төн уртасына кадәр алар мөнәсәбәтләр ачыклый. Миронов исерек була һәм бу гауганың төп сәбәбе дә ул. Ольга да эшендә коллектив белән киләсе бәйрәм - 8 мартны билгели. Әлбәттә, спиртлы эчемлектән башка түгел. Бирегә үк "шатлык уртаклашырга" исереп алган Миронов та килә. Берничә сәгатьтән фермага төнге каравылга барырга кирәклеге аны борчымый. Хатын-кызлар аны үз мәҗлесләренә кертмиләр. Бу Мироновның ачуын чыгара. Ул начар кәефтә үзе яшәгән өйгә юнәлә, дип сөйли прокурор урынбасары.
Күпмедер вакыттан соң кичәдән Наумова да кайта. Исерек өйдәш ире аны кәефсез каршылый. Шуннан башлана да инде. Миронов Наумова турында ни уйлавын хурлау сүзләре аша яудыра, җитмәсә тагын, аракы табуны да таләп итә. Озак вакыт үзара түбәнсетүләрдән соң, исерек хәлдә булган Миронов залга чыга һәм диванда йокыга китә.
Өйдәшеннән ишеткән сүзләрдән Ольга бик нык гарьләнә, эчелгән спиртлы эчемлек аның аңын томалый. Нәтиҗәләре турында уйламыйча, үч алу тойгысына бирелеп, ул кухня пычагын эләктереп ала, өстәлдән диванга кадәр араны сикереп уза һәм рәнҗетүченең күкрәгенә кадый. Миронов яткан урынында һәлак була. Ә Наумова күршеләренә йөгереп керә.
Кәримова сүзләре буенча, Наумова һәм Миронов никахларын теркәмичә 15 ел яши, икесе дә спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыга. Балалары булмый. Бу яхшырактыр да әле, бергәләп даими аракы эчү бертөрле тәмамлана: Миронов җәнҗал чыгара, акча, аракы таптыра башлый. Суд билгеләнгән шартларны һәм зыян күрүченең үз-үзен тотышының хокукка каршы булуын исәпкә ала. Әмма суд җинаять гамәлен тагын да җиңелрәк җинаять буларак бәяләргә нигез тапмады, прокурорның дәлилләрен кабул итте.
Судта Наумова җинаятьне ничек кылганымны хәтерләмим дип белдерде, әмма гаебен тулысынча таныды. Эш буенча шаһит буларак чыгыш ясаган хөкем ителүченең хезмәттәшләре Мироновның Наумовага тынгылык бирмәвен расладылар. Гаепләнүченең үзен тотышы буенча, аның кылган гамәлен аңлавы, әмма вакыйганың болай тәмамлануына ышанырга теләмәве күренде.
Суд Наумованың гаебен РФ Җинаятьләр кодексының 1 өлеше 105 маддәсе буенча исбатланган дип тапты һәм гомуми режимдагы төзәтү колониясендә сигез ел срокка иректән мәхрүм итү төрендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев