Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

17 февраль - Россия Студентлар отрядлары көне

Республикакүләм яшьләр форумы “Яшьләргә эш” Россия Студентлар отрядлары көнен бәйрәм итү кысаларында 2021 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә «Яшьләргә эш» республикакүләм яшьләр форумы узачак.

Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өлкәсендә яңа механизмнарны актуальләштерүгә һәм эшләүгә, яшьләрне эшкә урнаштыруның иң алдынгы тәҗрибәләрен тарату, күрсәтү, алга чыгаруга юнәлдерелгән, шулай ук 2020 елда Татарстан Республикасында яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру буенча проектларны тормышка ашырылуы буенча йомгак ясалачак һәм агымдагы елда бу өлкәдә перспектив юнәлешләр билгеләнәчәк.

Форумда эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча проектларның иҗтимагый координаторлары, югары уку йортларының студент яшьләр мәшгульлек үзәкләре вәкилләре һ.б. катнашачак. Форум кысаларында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эш бирүчеләр белән очрашулар һәм яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу күздә тотыла.

Форум ике форматта узачак. Форум Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узачак, калган катнашучылар форум эшенә онлайн режимда ике мәйданчыкта (ВКонтакте һәм Instagram) кушылу мөмкинлегенә ия булачак.

"Яшьләргә эш" форумы – традицион чараларга яңача караш: эш бирүчеләрдән вакансияләр маркеты, мастер-класслар, карьера үсеше буенча консультацияләр, партнерлардан профильле зоналар, «Яшьләргә эш» мәгълүмати порталын тәкъдир итү һәм башкалар.

2021 елның 17 февралендә 13:00 сәгатьтә форум кысаларында «Елның студентлар хезмәт отряды» премиясен тапшыру тантанасы була, яшьләрнең мәшгульлеген оештыру буенча иң яхшы практикага багышланган «Яшьләргә эш, Республика студентлар отрядларының «РСО-Алга!», «Студентлар отрядларының Кадрлар резервы», «Студентлар отрядларының стратегик сессиясе» конкурсларына йомгак ясалачак..

Сезне катнашырга чакырабыз!

Белешмә өчен

2003 елдан 2020 елга кадәр студентлар отрядларының хезмәт мәктәбен югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 150 меңнән артык студенты узган. Ел саен республика буенча 10 меңнән артык студентның мәшгульлеге оештырыла. Студентлар отрядлары мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, торак һәм җитештерү объектлары, спорт корылмалары төзелешендә, урман фондын төзекләндерүгә, агросәнәгать комплексларында, энергетика һәм транспорт тармакларында, сәламәтлек саклау тармагында эшлиләр.

Студентлар отрядларының күпьеллык тарихы үзенең фидакарь хезмәте, максатчанлыгы, командирларының, комиссарларының һәм хәрәкәтдә катнашучыларның һөнәри осталыгы буенча үрнәк мәктәп буларак дан тота.

ТАССРның беренче төзелеш отрядлары «Оргсинтез», Теплоконтроль, Зәй ГРЭСы, «Түбән Кама Нефтехим» һ.б. кебек предприятиеләр төзүдә актив катнаштылар. Ә Бөтенсоюз төзелешләренең иң масштаблыларының берсе булган « КАМАЗ» илебезнең төрле почмакларыннан килчәкне төзү идеяләре белән берләшкән меңләгән студентны җәлеп итте. Бүгенге көндә дә Яр Чаллы шәһәренең тормыш рәвеше яшь шәһәрнең күпмилләтле һәм мәдәни күптөрлелеген чагылдыра.

Сочи Олимпиадасы , 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектлары, «Көнчыгыш» космодромы, «Танеко» заводы, «Мирный Атом» АЭС, «Көнбатыш Европа— Кытай» автомагистрале, Свияжск утрау – шәһәрен һәм Борынгы Болгар шәһәрен торгызу – студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенең данлы сәхифәләре.

Заманча студентлар отрядлары хәрәкәтен башлап җибәрү датасы булып, 2004 елның 17 феврале санала, ул вакытта Россиядә Дәүләт Кремль сараенда «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәте (алга таба – Россия Студентлар отрядлары, РСО) оештырыла. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2015 елның 21 февралендәге 86 номерлы Указы нигезендә, 17 февральнең дәүләт бәйрәме –Россия Студентлар отрядлары көне итеп билгеләнүе символик мәгънәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев