Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2021 елга планнар зурдан

Районда төзелеш, ремонт һәм төзекләндерү буенча билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру эшләре башланды Төзелеш тармагы.

Үзарасалым: акчалар юл эшләренә тотыла
Районда үзарасалым буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә: ул Татарстан бюджетыннан финанслана.
Исегезгә төшерәбез, үзарасалым – ул үзең яши торган торак пункт ихтыяҗлары өчен өстәмә акча җыю мөмкинлеге. Районда мондый карар халык җыеннарында кабул ителде. Халыкның күпчелеге үз торак пунктларын төзекләндерүдә финанс ярдәме күрсәтә. Бу мәсьәләдә иң мөһиме - муниципалитет тарафыннан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум акча өстәп бирелә. 

Республика акчаларын алу һәм үзарасалым кысаларында билгеләнгән бурычларны үтәү өчен, акчаларны үз вакытында – 2021 елның 30 мартына кадәр җыярга кирәк. 

Шул очракта гына республиканың финанс ярдәменә исәп тотарга мөмкин.
Урыссу бистәсендә үзарасалым акчасына түбәндәге юл эшләрен башкару планлаштырыла:
Октябрьский урамы ахырында юл участогын ремонтлауны төгәлләү;
Гоголь урамы буенча юлны ремонтлау;
Яр буе тыкрыгы буйлап тротуар төзү (автозаправкадан алып Островский урамына кадәр);
Шагыйрь Сирин урамы, 1 адресы буенча тротуар төзү (юл киселешеннән Альберт Шамкин урамына кадәр);
Шагыйрь Сирин урамыннан  Шамкин урамына кадәр тротуар төзү;
Декабристлар урамы буенча юл чокырларын ремонтлау;
Тукай урамы, 6 һәм 26 адресы буенча ике яклап тротуар төзү;
Козин урамы буенча юлны асфальтлау;
Яр урамы буенча юлга өлешчә ремонт ясау (Яр тыкрыгыннан Шәрипов урамына кадәр);
Комсомол урамы буенча юлны ремонтлау (шулай ук билгеле бер юл өлешен ремонтлау);
Ленин урамы белән Яр урамы киселешендә тротуар төзү (Шәрипов урамына кадәр);
Жуков урамы буенча (тимер юл вокзалыннан)  юл чокырларын ремонтлау;
Мияссәров урамы буенча юлларны өлешчә ремонтлау;
Куйбышев урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр тротуар төзү.
Авыл җирлекләре буенча мәгълүмат гәзитнең киләсе саннарында басылачак.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау
Бу безнең районда 2021 елда старт алган 44 республика программасының берсе.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, капиталь ремонт программасы гамәлдә булган чорда районның барлык күпфатирлы йортларның да диярлек түбәләре алмаштырылган. Бүгенге көндә Урыссу бистәсендә өч йорт калган: Ленин урамы буенча 7, 11 һәм 16 йортлар. Аларның берсендә инде эшләр башланган.
Агымдагы елда, капиталь ремонт программасы кысаларында, Урыссу бистәсендә түбәндәге күпфатирлы йортларның тышларын җылыту планлаштырыла: Пушкин урамы буенча 97нче йорт, Куйбышев урамы буенча 3а йорт, Тукай урамы буенча 19а һәм 25а нче йортлар, Чкалов урамы буенча 33 һәм 35нче йортлар. Байлар авылында Комсомол урамы буенча 24нче йорт фасады яңартылачак. Көннәр җылыту белән подрядчы оешма әлеге эшләргә керешәчәк.
Социаль әһәмиятле объектларны ремонтлау кысаларында, агымдагы елда Кәрәркәшле балалар бакчасына, Ютазы авылының хакимият бинасына һәм Урыссу бистәсендә булачак башлангыч мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Урыссуның 2нче мәктәбендә һәм Урыссу гимназиясендә, «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында, «Үсеш ноктасы»белем бирү үзәген булдыру планлаштырыла.

Сүз уңаеннан
2021 ел планына шулай ук Урыссу бистәсенең Фәнис Кәримов урамы буенча 24 фатирлы йорт төзү дә керә. Ютазы авылында, Ленин урамы буенча, кече архитектура формалары белән, агач һәм куак үсентеләре утырып, сквер булдырылачак. Бәйрәкәдә мәдәният йортына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ташкичүдә яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.

Газлаштыру фонды ярдәме белән район торак пунктларында урамнарны яктырту - яктырткычларны, иске электр чыбыкларын изоляцияләнгән үткәргечләргә (СИП) алыштыру эшләре дәвам итәчәк.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев