Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

22 май, Рамазан аеның 17 нче кичендә, Кәрәкәшле авылының “Ак мәчет”ендә ифтар ашы җыены узды.

Авыз ачуда соңга калу рөхсәт ителми, шуңадырмы, билгеләнгән вакытка киләсе кеше җыелып бетте. Бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артына авылыбызның мөселманнары җыелды.

Хәзер кайсы гына Ифтар мәҗлесендә катнашсаң да, өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Районыбыздан Ильяс хәзрәт күңелләргә үтеп керердәй вәгазь сөйләде. Ифтар ашын үткәрүдә үзләреннән зур өлеш кертүче авылдашларыбызны әйтеп китәсе килә. Алар: Әлмәттә яшәүче – Шакиров Фәндәс, Азнакайда яшәүче – Шакирова Раушания, Чаллыда яшәүче бертуганнар – Гөлнира һәм Гөлнария, шулай ук үзебезнең авылда эшләүче музей хезмәткәре – Миләүшә Кәримова, авылыбызның Тукай һәм Вахит урамында яшәүче авылдашларыбыз төп спонсорлар булдылар. Ә инде “Нурлы” кибете җитәкчесе Рамил Галимов, “Наз” кибетеннән Гөлназ Фарукшина, “Җәүмәт” кибетеннән Светлана Закирова азык-төлек белән авылдашларны сөендерделәр. Теплица хуҗасы – Батыров Фәндәснең кыяр, помидорлары бик тәмле булды. Килгән кунаклар да күчтәнәчсез килмәгән иде. Әлеге мәҗлесне оештыручы Ислам хәзрәткә, авылыбыз башлыгы Гөлнара Минсәгыйть кызына, барлык спонсорларга һәм табынны әзерләүче кызларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барчабызга иминлек, исәнлек, иманлы тормыш теләп, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Мөхетдинова Гөлфирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев