Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

23 октябрьдә парламент утырышында 2020 елга Татарстан бюджеты проекты карала

Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы 23 октябрьдә узачак. Анда беренче укылышта «2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турында»гы закон проекты каралачак. Мондый карар бүген республика парламенты президиумы утырышында кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, бу утырышка 19 мәсьәлә кертелә, шул исәптән биш федераль закон проекты.

«Гадәттәгечә октябрь - киләсе елга Татарстан бюджетлары һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды турындагы закон проектларын беренче укылышта карау ае. Әлеге закон проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелде һәм барлык комитетлар утырышларында, зона киңәшмәләрендә һәм парламент тыңлауларында җентекләп каралды», – дип сөйләде ул.

Беренче укылышта шулай ук Татарстан Экология кодексына һәм «Татарстан Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында», «Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында», «Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында», «Наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында», «Татарстан Конституция суды турында», «Татарстан җәмәгать судьялары турында»гы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.

Көн тәртибенә «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты икенче укылышта фикер алышу өчен кертелгән. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев