Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агач утырт һәм бүләк ал

«Урман утырт» проекты, табигый бәла-казалардан зыян күргән урман территорияләрендә агач утырту буенча, волонтерларның язгы бәйгесе башлануы турында хәбәр итә.

Иң яхшы агач утырту эшен оештыручылар үзара  200 мең сумлык премия фонды белән бүлешәчәк. Бәйгенең максаты - урманнарны торгызу буенча волонтерлык эшчәнлегенә булышу.

Бәйгедә Россиянең барлык балигъ булган гражданнары катнаша ала. Моның өчен 8 апрельдән 15 июньгә кадәр волонтерлар  бөҗәкләр һәм корткычлар һөҗүменнән, янгыннардан, бозлы яңгырлардан  зыян күргән урманнарга агач утыртырга һәм  бәйгене оештыручыларга узган акция турында мәгълүмат бирергә тиеш. 30 июньдә жюри алты җиңүченең исемен атаячак, алар 20дән 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк алачак.

Көзге агач утырту бәйгесендә Татарстаннан (Казан шәһәреннән) булган катнашучы призлы урын алды һәм 30 000 сум күләмендә премиягә лаек булды.

– Россиядә урман территорияләре елдан-ел кими, шул исәптән моңа климат үзгәрешләре дә тәэсир итә. Вәзгыятькә уңай йогынты ясау өчен, әлеге мәсьәлә турында сөйләшергә генә түгел, аны хәл итүгә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. "Урман утырт» проекты бәйгесе нәкъ менә шул максатка хезмәт итә. Без, бер яктан, агач утыртуның тәҗрибәле оештыручыларына аларның гади булмаган хезмәтләрендә ярдәм итәргә, ә икенче яктан, урманнарны торгызуга битараф булмаган кешеләргә, яхшы башкарылган эш өчен бүләк алу мөмкинлеге биреп, булышырга телибез, - дип шәрехли әлеге проектны экология  хәрәкәте директоры Елена Горохова.

Агач утыртуны оештырыр алдыннан бәйге шартлары белән тулырак ecowiki.ru/vesennij-konkurs-volonterskih-posadok  битендә танышырга мөмкин, шулай ук  катнашучы анкетасын тутырырга (https://goo-gl.su/19tPs),  Ecowiki.ru порталында теркәлергә кирәк. Проектның координаторы, бәйгедә катнашучылар белән элемтәгә кереп, сорауларына җавап бирәчәк.

«Урман утырт» проекты 2015 елдан бирле эшли, һәм бу вакыт эчендә проект һәм экология хәрәкәте волонтерлары көче белән Россия Федерациясенең 27 төбәгендә 960 меңнән артык агач утыртылган. 2021 елның язгы сезоны вакытында юбилейлы миллионлы агач утыртылачак.

Элемтә өчен мәгълүмат: 8-9653372376. Email: v.ozerina@eca-planet.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев