Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбаш авылы Гаилә паркында эш кайный

Акбаш авылында хәзерге вакытта Гаилә паркын төзү тулы көченә бара.

Брусчаткадан тротуарлар салу тәмамланып килә, балалар уен элементлары кайтып җиткән. Алдагы көннәрдә территорияне төзелеш калдыкларыннан азат итеп, кара туфрак тарату бурычы тора. Парк уртасында чәчәк түтәле ясала, аның тирәли дүрт эскәмия куелачак. Тагын ике эскәмияне паркның ике башында булачак чәчәк вазоннары белән янәшә урнаштыру күздә тотыла. Авыл халкы киләчәктә парк тирәли яшь үсентеләр утыртуны да планлаштыра.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X