Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбаш авылында узган халык белән очрашуда сукбай этләр, урам яктыртылышы һәм юллар проблемасы күтәрелде

Гражданнар җыенын башлап, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Сөнәгатуллина җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрнең хәл ителешенә, авылдагы демографик вәзгыятькә, җирле бюджет учреждениеләренең, фермерларның эшчәнлегенә тукталды.

Полиция участок уполномоченные Александр Ерыганов җирлектә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләрнең, моннан алдагы елларга караганда, шактый кимүен билгеләп узды. “Тимербаев” фермер хуҗалыгы башлыгы Әнәс Тимербаев авылның картаеп баруына һәм яшьләрнең авылга кайтырга теләмәвенә тирән борчылуын белдерде.

Җыенда катнашучыларның сорауларына район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин җавап бирде. Беенче сорау сукбай этләр белән бәйле булды. Урамнарда хуҗасыз этләр арткан икән, димәк кайбер кешеләр үз этләрен бәйдә тотмый булып чыга. Аяз Шафигуллин: “Бала язмышы, эткә караганда, мең кат кыйммәтрәк”, - дип басым ясады. Шуңа күрә кире кайтарып булмастай хәл килеп чыкканчы, этне бавыннан ычкындырганчы, тагын бер кат төптән уйларга чакырды.

Еновкалыларны авылда урам яктырткычлары булмавы борчыды. Бу мәсьәләне җирлек башлыгы якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде. Әлеге торак пунктка алып керә торган юл тиешле дәрәҗәдә чистартылмый. Кайбер көннәрдә авыл халкы үзе көрәк тотып чыгарга мәҗбүр була икән. Әлеге мәсьәләне район җитәкчесе үз контроленә алды һәм юлларны диами чистартуны “Төзекләндерү” предприятиесенә йөкләде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев