Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актив иҗтимагый тормыш өчен бүләкләнделәр

Төрле елларда Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында эшләгән актив әгъзалар бүләкләр кабул итте.

Хезмәттәге уңышлары өчен күкрәк билгеләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле оешма рәисе Гөлнара Абильтарова тапшырды.

Дмитрий Шилков - әлеге оешманың беренче рәисе, "Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыяте каршындагы казанышлары өчен III дәрәҗә" билгесен алды. Ул ТАССРның Туймазы районы Покровка авылында туган. 86 яшьлек Дмитрий Шилков яшь чагыннан ук Урыссу бистәсендә яши. Күп еллар «Электросоединитель» заводында эшләгән, комсомол төзелешендә катнашкан. Гомумән, ул һәрвакыт актив гражданлык позициясе белән аерылып торган. 2001 елда Ютазыда сукырлар җәмгыяте оешмасын ачу тантанасында турыдан-туры катнашкан һәм биш ел дәвамында шушы оешманы җитәкләгән. Ул бик күп мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әмма тормышындагы иң зур казанышы дип, гаиләсен саный. Алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аларның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп гомер кичерәләр.

Вәсилә Шәкурова – Кәрәкәшле авылыннан. Аның хезмәт юлы авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән бәйле. Ул «Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук күңеле белән тынгысыз кеше. Кыенлыкларга карамастан, киләчәккә өметен югалтмаган, тормышның бары яхшы якларын күрә белгән. Шуңа күрә язмыш аңа үз бүләкләрен биргән – аның менә дигән йорты, тәрбияле балалары һәм оныклары бар, тынычлыкта, булганына шөкер итеп яши. Чаралар оештырганда беренчел оешма әгъзасының активлык һәм зур җаваплылык күрсәтүен игътибарсыз калдырмаганнар - аның хезмәтен хәтерлиләр, аны хөрмәт итәләр.

Роза ИСКӘНДӘР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев