Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алексей Клементьев: «Кырлар, урманнар, туган күк өчен!»

Урыссуда гомер кичерүче Алексей Клементьев бүгенге көндә контракт буенча махсус хәрби операциядә азатлык өчен көрәшә.

Шушы көннәрдә аның хатыны Ирина Донбасстан кайтты һәм безгә ире белән очрашуы турында бәянләде.

Махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны булу җиңелдән түгел, гүзәл затларыбызның мәхәббәт хакына башкарган лаеклы хезмәте ул. Ирина, Руфия, Ләйсән, Лиана, Ангелина… Нәкъ менә аларның чын сөюе ир-атлар өчен ышанычлы тыл булып тора.

Ирина махсус хәрби операциягә кадәр ничек яшәгәннәрен һәм ире янына сәфәре хакында сөйләде.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч һәм безнең Ютазы егетләре, шул исәптән Клементьевның дуслары да, алгы сызыкка киткәч, Алексей уйга кала: туган җирне кем саклар һәм дусларга кем ярдәм итәр соң? Көннәрнең берендә, эштән кайтуга, хәләленә мөрәҗәгать итә ул: «Ирина, егетләр анда хезмәттә, окопларда йоклый, ә мин диванда ятам. Алай теләмим мин, егетләргә ярдәм итәргә кирәк». Башта шул рәвешле уйланып йөри, аннары катгый карарга килә: «Мин Ватанны сакларга барырга тиеш!»

— Үгетләргә тырыштым, балаларыбыз, 13 яшьлек кызыбыз бар бит. Син безгә монда кирәгрәк, дип тә карадым, — ди Ирина. — Күпме күз яшьләре түгелде, үгетләүләр дә җитәрлек булды… Ләкин Алексей үз сүзендә нык торды, барыбер хезмәт итәргә барам, дип җаваплады. Дошман безгә бәреп керсә, бөтенесе, балалар да, хатын-кызлар да газап чигәчәк бит. Шушы сүзләрдән соң мин дә ныклап уйлана башладым: ирләребездән башка илебезне кем генә яклый алыр соң? Бөек Ватан сугышы чорында барлык ир-егет фронтка киткән, биш һәм аннан да күбрәк бала белән калган хатыннар ирләрен көткән… Нәтиҗәдә иремнең карары белән килештем һәм фатихамны бирдем. 2023 елның сентябрендә ул контракт төзеде һәм Ватанны саклаучылар сафына басты. Аңа хәтле тиз арада бар эшләрне башкарып чыкты: бәрәңгене алды, бакчада бөтенесен тәртипкә китерде…

Алексей 1977 елның 26 мартында Урыссу бистәсендә туган. Башлангыч мәктәпне дә шунда тәмамлаган. Аннары гаилә Красноярск якларына күченгән. Шунда яшәгәннәр, хуҗалыкларын алып барганнар. Әтиләре үлгәннән соң Клементьевлар кире Урыссуга әйләнеп кайта. Егет Октябрьскийда укып һөнәр ала. Армиядә ике ел хезмәт итә. Махсус хәрби операциягә кадәр Җылылык сервисында электрчы булып эшли. Хатыны билгеләп үткәнчә, Алексей балыкчылык белән мавыга, һәрбер кечкенә инешне, күлләрне, елгаларны биш бармагыдай белә. Туган як табигатен ярата. Шуңа күрә телефоннан сөйләшкәндә, «кырлар, урманнар, туган күк өчен» сугышабыз, ди. -Бервакыт аның белән элемтә булмады, барысы да тәртиптә икәнлеген безгә хәбәр итә алмады. Ул чакта акылдан язармын, дип уйлаган идем хәтта… Хәзер инде элемтә җайга салынды, мөмкин булганда видео аша шалтырата. Кайчак барысы да яхшы, исәнмен, дип кенә яза. Һәм бу кыска өч сүз канатландыра, көч бирә, — дип бәянли Ирина. — Хезмәте турында ул бик сирәк сөйли, мөгаен, безне борчырга теләмидер. Хезмәттәшләре белән бик якынайганнарын, бер-берсенә ярдәм итүләрен горурланып сөйли. «Монда чын ирләр, — ди, — беркайчан да ташламаячаклар, барыбыз да туганнар кебек!» Шуңа күрә Алексейның иң зур хыялы-тыныч вакытта хезмәттәшләре гаиләләре белән бергәләп очрашу.
Хезмәт иткән чорында безнең сугышчы контузияләнә. Ә күптән түгел аны зур бүләккә — Батырлык орденына тәкъдим иттеләр.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары ярдәм армиясенә берләште. Шатлыкта да, кайгыда да бергә алар. Яшелчәләр киптерәләр, токмач, ботка, аш әзерлиләр, ятьмә үрәләр, гуманитар йөк җыялар.

— Ирләребез гуманитар ярдәм алганда күңелләр күтәрелә. Үзләре исә киемнәр яхшы, ризык җитәрлек диләр, — дип сөйли Ирина. — Барлык ир-атларыбызның да исән-сау әйләнеп кайтуларын телисе килә, бу безнең өчен иң зур бүләк булачак.

 «Ирем белән нык горурланам. Аның батырлыгы-кыюлыгы белән горурланам. Ул бик көчле, моңа тагы да ныграк ышандым. Үзе өчен курыкмады, безне, сезне яклап сафка басты, — ди Ирина Клементьева. — Ул анда булганда, минем иң мөһим бурычым балаларны кайгырту, мин аңа көчле булырга вәгъдә бирдем. Балалар алдында үземне көчсез итеп күрсәтмим. Алар өчен һәрвакыт елмаеп һәм горурланып әтиләре турында сөйләүче әнимен. Әни — әтигә ышанучы һәм аны тугры көтүче кеше ул!».

 Ханым мәхәббәт һәм ярдәм аларның үзара бәйләнешен тагы да ныгыта алачагына ихлас ышана. Тиздән алар бер-берен ниһаять кочаклап алуга ирешәчәк һәм башка һичкайчан да аерылмаячак. Бик тә ышана ул шулай булачагына.

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев