Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АПКның экспорт юнәлешле продукциясен җитештерүчеләр өчен ташламалы кредитлардан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары балыкчылык һәм балык тоту, урман ресурсларын эшкәртү тармагы компанияләренең, балык, кысла һәм моллюскларны консервалау белән шөгыльләнүче компанияләрнең инвестиция кредитларыннан (15 елга кадәр) һәм кыска сроклы кредитлардан (1 елга кадәр) файдалана алуын күздә тота. Әлеге чаралар экспорт юнәлешле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга һәм коронавирус инфекциясе таралу фонында үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Документта шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән шөгыльләнүче һәм мондый продукцияне күчереп йөртү һәм (яки) саклау буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның (ОРЦ, инфраструктура проектлары һәм элеваторлар) яңа категориясен кертү күздә тотыла.

Элегрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында 2020 елга килешүләр төзегән аграрийлар тарафыннан экспортны арттыру буенча таләпләрне юкка чыгару турында карар кабул иткән иде. Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә COVID-19 аркасында кертелгән икътисадый чикләүләр чорында ташламалы займнардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X