Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арчада кыргый хайваннар өчен җимлекләр кую һәм тукландыру буенча акция булды

«Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм торгызу» темасына иншалар бәйгесендә җиңүче Лотфуллин Илназның эше муниципаль этапта катнашу өчен җибәрелде.

Арча районының аучылык урманнарында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция узды. Акциядә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары да катнашты.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акция кысаларында яшь урманчылар Төбәк әһәмиятендәге «Сорнар» дәүләт аучылык тыюлыгында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштырды һәм аларны тукландыру буенча эш алып барды. «Арча урманчылыгы» ДКУ белгечләре яшь урманчылар белән «Урманда яшәүчеләрне кайгырту» темасына теоретик дәресләр үткәрде.

Мәктәп урманчылыгы советы 6-7 сыйныф укучылары өчен «Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм торгызу» темасына иншалар бәйгесе уздырды. Мәктәп бәйгесендә җиңүче Лотфуллин Илназның эше муниципаль этапта катнашу өчен җибәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев