Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл ипотекасы:татарстанлылар өчен яңалыклар

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 1245 гаилә программадан файдаланган инде.

Программаның баш операторы - Россельхозбанк. Кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 2,7 млрд. сум акча бирде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча Лаеш районы лидер булып тора, анда авыл ипотекасы буенча 245 килешү теркәлгән, Питрәч районында - 200, Биектау районында - 153.

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елның 27 октябрендә 1748 номерлы карар кабул итте, аның нигезендә "Авыл ипотекасы" дәүләт программасының гамәли көче киңәйтелде һәм Россия кредит оешмаларына һәм “ДОМ. РФ” АҖенә Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) ипотека кредитлары буенча алынмаган табышларны каплау өчен субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шушы Карар ярдәмендә ана капиталын беренчел взнос өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Элегрәк Кагыйдәләрдә мондый күрсәтмә юк иде һәм банклар заемчыны кире кага алалар иде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 2021 елдан ипотека кредиты биеклеге биш каттан артмаган күпфатирлы йортлардан торак урыннар сатып алу өчен бирелә ала. Моңа кадәр Кагыйдәләрдә андый чикләүләр юк иде. Моннан тыш, киләсе елдан торак төзү өчен ипотека кредитынннан файдаланганда, җир кишәрлеге заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 2021 елдан кредит шартнамәсенә карата, сатып алынган яки төзелгән торак урынында заемчыны милек хокукы теркәлгән көннән алып ярты ел эчендә мәҗбүри теркәү турында таләп барлыкка киләчәк. Әлеге шарт, шулай ук кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, авыл ипотекасы еллык 3% ставка белән (2,7% - ипотеканы иминләштергәндә) 25 елга кадәр бирелә, кредитның максималь суммасы – 3 млн.сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир кишәрлеге сатып алырга яки төзергә мөмкин.

Еллык 3% ставка белән ташламалы авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн.га кадәр карала, шул ук вакытта беренчел кертем 10%тан башлана. Программаның мөһим шарты:сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә булырга тиеш.

Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 5 мартындагы 48/2-пр номерлы боерыгы белән расланган. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни 30 меңгә кадәр халкы булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр кертелгән. Мәсәлән, бирегә Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һ. б. кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X