Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Министрлыкның колл-үзәгендә консультация алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә.

Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе гражданнар өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә үз эшен дәвам итә. Күрсәтелгән телефон аша терлекчелек, үсемлекчелек, агроиминләштерү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, АПКны цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары, субсидияләр, максатчан укыту, ташламалы шартларда торак сатып алу һ.б.лар буенча консультация алырга, шулай ук шикаятьләр, тәкъдимнәр калдырырга мөмкин.

Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә -8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр эшли.

Шуңа игътибар итегез, колл-үзәк эшен яхшырту һәм иң актуаль мәсьәләләрне анализлау максатыннан, барлык сөйләшүләр язып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X