Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар иҗаты үзәге – талантлар үзәге

Кичә район мәдәният йортында Балалар иҗаты үзәге зур коллективының отчет концерты булып узды.

Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә белем алучы малайлар һәм кызлар ел дәвамында үзләштергән сәләтләрен күрсәтте. Алар – төрле милләт биюләре, җыр сәнгате, нәфис сүз... Балалар белән беррәттән аларның педагоглары чыгыш тотуы да яшь буынның талантлы шәхесләр кул астында тәрбияләнүен күрсәтте.

Үзәк директоры Гөлназ Гыйльфанова балаларны биергә, җырларга, төрле кул эшләренә өйрәтүдә армый-талмый хезмәт куючы хезмәттәшләрен тәбрик итте. Алар адресына рәхмәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова да җиткерде. Ә балаларга ул яңадан-яңа уңышлар теләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева үзәк укытучыларын күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән билгеләп узды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев