Балалар иҗаты үзгендә – ачык ишекләр көне
Урыссу бистәсендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгендә өч яшьтән алып 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның ата-аналары өчен кичә ачык ишекләр көне узды.
Быел өстәмә белем бирү үзәге яшь буынга уннан артык юнәлештә белем бирүне планлаштыра. Алар – кулинария, шахмат, хореография, лидерлар мәктәбе һәм башкалар. Моннан тыш, яңа төр юнәлештә эшләячәк түгәрәкләр дә оештыралачак. Ачык ишекләр көнендә Балалар иҗаты үзәгенә килгән балалар өчен педагоглар мастер-класслар күрсәтте, аларны тәмле камыр ашлары белән сыйлады. Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев