Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга бирелүче түләүләргә гаризаны 31 мартка кадәр тапшырырга кирәк

5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган балалар түләвенә гаризаны 31 мартка кадәр тапшырырга кирәк. Бу хакта Россия Пенсия фонды искә төшерә .

Мондый түләү Президентның декабрь Указы белән билгеләнгән һәм 7 яшькә кадәр балалары булган ата-аналарга, уллыкка 9кызлыкка) һәм асрамага алганнарга, бирелә. Гаиләдәге һәр балага биш мең сум түләнә. Түләүгә ЗАГС органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр теркәлгән барлык балалар да хокуклы.
2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрь аенда өстәмә түләүне автомат рәвештә түләде. Аны барлыгы 14 миллионга якын бала тәрбияләнүче гаиләләр алды.
Әгәр бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, яисә ата-аналар узган ел Президент Указлары буенча бирелгән бер түләүгә дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, гаризаны мөстәкыйль рәвештә тапшырырга кирәк. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр дәүләт хезмәтләре порталы яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә эшләргә мөмкин. Гаризада ата-аналарга һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк исәбе реквизитларын күрсәтергә кирәк. Әгәр ата-аналарның балалар өчен түләүләр алган банк исәбе ябылган булса да гариза тапшырырга кирәк булачак. Гариза рус телендә әти-әни, баланың рәсми вәкиле яки асрамага алучы тарафыннан тутырыла. Тулырак мәгълүматны Пенсия Фондының төбәк бүлекчәләрендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев