Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендәге юл һәлакәтендә имгәнүчеләр саны артты

Сигез кеше Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балык Бистәсендә автобус һәм җиңел машина катнашында авариядә имгәнүчеләр саны 12 гә җитте. Бер кеше һәлак булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән.

«Табиблар барлык кирәкле диагностика һәм дәвалау чараларын уздыра. Сигез кеше Республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Авариядә җитди зыян күргән бер кешене хастаханәгә илтү өчен „Ансат“ вертолеты юлланган. Алексеевск Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы аны авиамедицина бригадасына тапшырган. Пациент Республика клиник хастаханәсенә китерелгән», — диелә хәбәрдә.


РКБ матбугат хезмәте


Интертат
«Кичтән әйбәт иде, икенче көнгә күзе кылый» - Мәкерле ковид нәтиҗәсеме, башка чирме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев