Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 Барысы да истә...

Бүген, 7 майда,  Каразирек авыл җирлегендә Бөек Җүңүнең 77 еллыгына багышланган митинг булды

Чарада Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм авыл халкы катнашты.
- Еллар бер-бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. Ләкин канкойгыч сугыш турында онытырга хакыбыз юк, - дип башлады чыгышларын урындагы мәктәп укучылары. 
Бәйрәмне Иске Каразирек мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбары Энҗе Минниярова алып барды. 
Район башлыгы исеменнән каразиреклеләрне Сергей Рузанов котлады. Шулай ук бу Бөек бәйрәм белән авылдашларын авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, веераннар советы рәисе дә тәбрикләде. 
Бөек Ватан сугышына бу җирлектән 354 кеше сугышка китә, шуның 195 кире әйләнеп кайта алмый. Яу кырында ятып калганнарны, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны, хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны  бер минут тын калып искә алдылар. 
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк: якты,  матур 
Тыныч хезмәт һәм тормыш! - дип тәмамлады чыгышын мәктәп укучылары. Тантаналы митингтан соң барча халык  Яугир солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев