Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байлар авылы тормышындагы уңай үзгәрешләр халыкны шатландыра

​​​​​​​Байлар авылыннан Зимфира Мөхәммәтшина соңгы арада туган авылында барлыкка килгән уңай үзгәрешләргә сөенеп туя алмый. “Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, өлешчә булса да юллар тәртипкә салынды. Әмма, барыннан да бигрәк, авыл зиратында өмәләр башланды. Дөресен әйтергә кирәк, безнең авыл зираты ташландык бер зиратка әверелгән иде. Аның хуҗасы итеп башка кеше сайланды. Өмәгә җыелган авыл халкы болытлар белән тоташкан зур агачларны кисте, куак һәм корыган чүп үләннәрен тазартып түкте. Яңа ихата һәм капка куелды. Дөньялар ачылып киткән кебек булды. Хәзер әрвахлар янына кунакка барган кебек барабыз”, - дип изге догада тора Зимфира Шәвәли кызы.

- Чыннан да быел Байлар авылында бик зур эш башланды – авыл зиратын тәртипкә китерү буенча күп сандагы өмәләр узды. Әлеге изге эштә Мәүлетҗан Хөснуллин, Вадим Газиев, Илмир Титараев зур активлык күрсәтте. Фаиз Котлыев һәм аның уң кулы Илдус Шакиров яңа койма тоттылар. Яңа ихата белән белән беррәттән зиратта яңа матур капкалар да барлыкка килде. Аларны ясап куйган өчен авыл халкы Илһам Габдрәфыйковка һәм Рим Аделгәрәевка ихлас рәхмәтле. Гомумән, зират өмәләрен нәтиҗәле итеп үткәрү өчен авыл халкының шактые төзелеш материалы һәм техника белән ярдәм күрсәтте.

Рәхмәтнең зурысын без зират хуҗасы Илшат Титараевка юллыйбыз. Әлеге кеше үзенә ышанып тапшырган вазифаны, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, чын күңел биреп башкара.

Тагын бер күңелле яңалык – соңгы арада Байлар авылында мәчетне төзекләндерү буенча да чаралар күрелә башлады. Әле күптән түгел генә анда пластик тәрәзәләр куелды, - дип хәбәр итте Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев