Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә чиста, чөнки җыештырабыз

Район торак пунктларын төзекләндерү кагыйдәләре буенча,  территорияләрне тиешле хәлдә тоту каралган.

 

Башкача әйтсәк, бер генә җир участогы да хуҗасыз булырга тиеш түгел. Әгәр  шәхси сектор икән, үз йортлары белән яшәүчеләр үзләре үк тәртип урнаштырырга тиеш. Сәүдә нокталары, учреждениеләр, хезмәт һәм оешма каршындагы участоклар өчен әлеге хезмәт җитәкчеләре җаваплы. Күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләре - идарәче оешмалар карамагында, алар биредә яшәүчеләр һәм йорт буенча җаваплылар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләренә дә билгеле бер территорияләр беркетелгән. Үз җирлекләрен һәм торак пунктларны төзекләндерүдә сәнәгать предприятиеләре дә өлеш кертә, кайберләре техника белән ярдәм итә. Һәм, әлбәттә инде, Урыссуның төзекләндерү, шулай ук  һәм чүп чыгару предприятиеләре ролен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Әйтик, узган җомгада Урыссу бистәсе урамнарында хезмәт десанты эшләде. Алар тырма белән узган елгы яфракларны җыйдылар, чистарттылар, акбурладылар, чүп-чарны капчыкларга тутырдылар. Козин урамы буенча - хакимият бинасыннан  Урыссу урамына кадәр район газ хезмәте коллективы эшләде, Муса Җәлил урамы буенча – «Урыссу-Водоканал» җәмгыяте эшчеләре, Тукай урамы буенча Урыссуның 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре тәртип урнаштырды. Кыскасы, бездә май бәйрәмнәренә әзерләнгәндә генә түгел, һәрдаим чистартып торалар. Әлеге матур гадәт безнең өчен күптән инде көндәлек яшәешкә әверелде.

Өмәләрдән авыл җирлекләре дә читтә калмый. Районыбыз авыллары, кагыйдә буларак, төзеклеге һәм чисталыгы белән аерылып тора.

Шулай да «онытылып калган» почмаклар – күркәм тормышыбызны ямьсезләп торучы урыннар да бар. Әйтик, «Татнефть» автозаправкасы янында урнашкан трансформатор кече станциясе (элеккеге “Октябрьский базасы”, хәзерге бизнес үзәге бинасы) территориясенә билгесез шәхесләр чүп-чар белән тутырылган капчыклар  ташлый. Ә аларны этләр ерткалап бетерә һәм, нәтиҗәдә, чүп бөтен җиргә тарала. Шул ук вакытта әлеге  зонада наратлар утыртылды, алар тирә-юньне матурлап тора. Планда тротуарны яңарту да каралган. Ә ташланган чүп-чар  урыссулыларның чисталыкта һәм тәртиптә яшәү теләге белән бер дә туры килми.

Һәм шуны да әйтергә кирәк, чүп баскан шәхси йортлар  район үзәгенең һәм авылларның архитектур кыяфәтен боза. Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия әлеге йорт  хуҗаларына карата чаралар куллану  эшен активлаштыра. Шуңа күрә, әгәр  штраф салуларын теләмәсәк, чисталыкка игътибарлы булыйк, эшләрне үз агымына җибәрмик. 

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев