Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Шәһәр халкы башкаланың барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак, теләгән һәркем җыр башкара һәм финалга чыгу өчен көрәшә алачак.

Сайлап алу турлары ишегалларында, скверларда һәм паркларда узачак. Шәһәр халкы, яше һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, гаризаны онлайн я теркәлү өстәле янында урында биреп, үз сәләтләрен күрсәтә алачак.

Конкурсның һәр этабы ике сәгать дәвамында уза, тавыш бирү бәйге узган урында оештырыла – тамашачылар үзләренә ошаган конкурсантларның номерлары язылган бланкларны махсус тартмада калдыра алачак.

Конкурста җиңүчеләр 30 августта Казан һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Голосдвора.рф сайтында сайлап алу турлары җәдвәле һәм катнашу кагыйдәләре белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Казан Мэриясе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X