Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең кешеләр

Гөлчирә һәм Ленар Хәлиуллиннар – табиблар гаиләсе.


Ленар Әкрәм улы Хәлиуллин 2012 елга кадәр Урыссу үзәк район хастаханәсендә баш табиб булып эшләде.
Ул 1955 елның 10 мартында Бәйрәкә авылында дөньяга килә. 1972 елда туган авылы мәктәбен тәмамлый һәм Казан медицина институтына имтиханнар тапшыра. Ләкин беренче елны ул бәйгедән уза алмый. Үзен бары тик табиб итеп кенә күрергә хыялланган егет бирешми, авылга кайтып бер ел тракторда эшли, берьюлы югары уку йортына керү имтиханнарына әзерләнә. Икенче елны аның теләге тормышка аша - ул медицина институты студенты.
Табиб-хирург белгечлеге алган Ленар Әкрәм улы Хәлиуллин туган авылына эшкә кайта һәм 1995 елга кадәр Бәйрәкә участок хастаханәсендә хирург һәм баш табиб вазифаларын башкара. Ул «СССРның сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2003 елдан ТРның атказанган табибы.
Ленар Әкрәм улының тормыш иптәше дә табибә. Бәйрәкә табиблык амбулаториясендә 38 ел халыкка хезмәт күрсәтүче Гөлчирә Әхәт кызы Хәлиуллина 2009 елда Татарстан Республикасының атказанган табибы исеменә лаек булды.

https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев