Әбсәләм авылында – хезмәт бәйрәме
Әбсәләм авылына җыелган Ютазы районы халкы, кунаклар Россия көнен бәйрәм итте.
(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Халыкны Әбсәләм авылы балалары уенлы-биюле композиция белән сәламләде. Кунак булып килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев Әбсәләм авыл җирлегендә актив эшчәнлек алып баручы депутатларга һәм иҗат коллективларына рәхмәтен белдерде. Бәйрәм чарасын район мәдәният йорты артистлары, авыллардан килгән үзешчәннәр дәвам итте. Шул арада төрле спорт ярышлары һәм күңелле уеннар башланды. Хезмәт бәйрәме чын мәгънәсендә шатлык иртәсенә әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев