Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбсәләм халкы тавыш бирә 

Әбсәләм авылының күпфункцияле үзәгендә урнашкан 2797 санлы сайлау участогыннан иртәдән бирле кеше өзелмәде. 

Без, район гаммәви мәтбугат чаралары булган 15 минут эчендә генә дә тавыш бирергә дүрт гражданин килде. Әйтергә кирәк, биредә дә медицина хезмәткәре сайлаучыларга карата барлык санитария таләпләрен үтәп, аларны участокка үткәрде. Тавыш бирү участогында, аның турыдан-туры әгъзаларыннан тыш, күзәтүчеләр бар иде. Россия эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары хезмәткәрләре үз постларында иде.   
- Бүген безнең өчен чыннан да бәйрәм көн. Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия сайлауларында халык аңлы рәвештә үз тавышын бирә. Чөнки без бирелгән һәр тавышның буыннар киләчәге белән бәйле булуын яхшы аңлыйбыз, - диде участок сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Мөхәммәдиева.
Эльвира ханымның кәефе күтәренке булуга яхшы нәтиҗәләр генә тәэсир итеп калмады. Бүген аның өчен чыннан да икеләтә бәйрәм, чөнки аның бүгел туган көне дә булып чыкты.
1 июльнең иртәнге 10 сәгатенә 2797 санлы Әбсәләм сайлау участогында сайлау хокукына ия гражданнарның 80 проценты үз тавышын биргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев