Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурдан кала, уттан калмый

Тынгысыз дөньяда яшибез.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары аяусыз янгыннар, көчле су басулар, җир тетрәүләр турында көне-сәгате белән хәбәр итеп кенә тора.
Шундый хәвефле хәлләрнең берсе узган атнаның шимбә көнендә Байлар авылында килеп чыккан. Биредә ике хуҗалыкның абзарлары янган. Чамадан тыш эсселек аркасында тик торганда да шартлап кабыныр дәрәҗәгә җиткән агач, пластмасса, полимер эшләнмәләргә күп кирәкме инде? Бары тик район җитәкчеләренең тиз һәм оешкан төстә эш итүе, гадәттән тыш хәлләр хезмәте эшчеләренең үз гомерләрен аямыйча ут белән көрәшүләре, өч янгын машинасының туктаусыз су сиптереп торуы нәтиҗәсендә генә йортларга ут капмый калган. Урыссуның “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” предприятиесе җитәкчесе Илшат Камалетдиновның, “Таң” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Гариповның тиз арада куркынычсызлык чараларын күрүләре, ярдәм кулы сузулары бары тик ихтирамга лаек. 
Утның үзенчәлекле шундый сыйфаты бар: аның белән сак эш иткәндә генә, ул сиңа файда китерә. Аз гына ваемсызлык күрсәттеңме, ул кешелеккә, табигатькә, гомумән, җир шарына  хәвеф-хәтер алып килә. Сак булыйк, ваемсыз булмыйк, дуслар. Халкыбызның борынгыдан килгән әйтемен онытмыйк: “Бурдан кала, уттан калмый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X