Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бурычка баткан ирне йортка керттем, баласын да үземнеке кебек үстерәм»

Генераль директор гашыйк кызны чакыртып, аның «күзен ачарга» тели. Ул Илдарның күпме бурычы, кредитлары бар икәнен әйтеп күрсәтә.

 

Илдар белән Мәдинә заводка эшкә килгәч танышалар һәм озакка сузмыйча өйләнешеп тә куялар. Мәдинә - хисапчы, ә Илдар мастер булып эшли. Әмма аларның икесе ике төрле кеше икәнлеген хезмәттәшләре дә сизеп ала. Илдар акыллы, йомшак күңелле, тыныч ир-ат. Ә Мәдинә муенына әллә ничә алтын муенса аскан, фырт киенеп, бизәнеп-ясанып йөрүче «фифечка». Бу хатын бер кышта әллә ничә тун алыштыра, тезенә чаклы җиткән, крокодил тиресеннән тегелгән сапогилары белән шак-шок атлап йөри, кыйммәтле машинада эшенә килеп туктый. «Ничек бу ике төрле кеше бергә яши ала икән?!» — дип күзәтә аларны хезмәттәшләре.

Бер вакытны заводта Мәдинә Илдарны ташлап чыгып киткән дигән сүз тарала. Ләкин үзен генә түгел, фәлән миллион кредитлар белән ташлаган. Баксаң, бу хатын бөтен кыйммәтле киемнәрне, чит ил машинасын ире исеменә кредитка алып барган икән. Бу бичара ир кредит түләгән дә түләгән. Ә ирен төп башына утырткан Мәдинә башка ир белән яши башлаган, соңрак эшеннән дә киткән. Алар өч еллап гаилә булып яшәсәләр дә, балалары булмаган.


8
Шушы ук заводта 35 яшьлек, тыйнак кына, Айгөл исемле кыз эшли. Бервакыт хезмәттәшләре бу кыз белән Илдарны бергә күрә башлый. Айгөл Илдарны йортка керткән икән. Айгөлне эшендәге бөтен хатын-кызлар сүгә, имеш, ул ир кредитка чумган бит. Хәтта генераль директор гашыйк кызны чакыртып, аның «күзен ачарга» тели. Ул Илдарның күпме бурычы, кредитлары бар икәнен әйтеп күрсәтә. Айгөл берәүне дә ишетми дә, тыңламый да. Ул үзенә һәм Илдарына ышана, бу баткаклыктан алар икәү бергә чыгачагына өметләнә. Алар бик матур, тату яшиләр. Дүрт ел дигәндә теге хатын алдырган бөтен кредитларны түләп бетерәләр. Илдар төп эшеннән тыш өстәмә эшләргә дә йөреп акча эшли. Ул үзе булдыклы, тырыш ир-ат, акча эшләү җаен таба, тик акчаны иркен тотарга өйрәнгән. Айгөл аның бөтен акчасын үз кулына алып, сөйгәнен акча тотарга өйрәтә. Бурычларны түләп бетереп, алар үзләренә машина, бакча да сатып ала.

Бу бурычны мәңге түләп бетерә алмам дип төшенкелеккә бирелергә өлгергәнче, тормышында Айгөл барлыкка килүе белән бәхетле була Илдар. Ләкин тормышларының бер ягы китек була — Айгөл балага уза алмый.

Быел яңа ел корпоративында «теләкләр капчыгы» уенын уйныйлар. Айгөл капчыктан «бала» сүзе язылган кәгазь тартып чыгара. Әй, сөенә инде!. Әйтерсең лә, бу хыялны Кыш бабай 100 процент чынга ашырачак. Бер-берсен тапкан җаннарның бу хыялы чынга аша, әмма урау юллар белән…

Илдарның Мәдинәгә кадәр бер хатыны, аннан улы булган була. Ул хатыны эчүгә сабышу сәбәпле, ул ун яшьлек улын үзләренә алып кайта. Хәзер Илдар белән Айгөл тулы гаилә булып яши, 10 яшьлек улларын үстерәләр. Айгөл бу күктән җибәрелгән бәхеткә әле дә булса ышанып бетә алмый… Илдарның улын үз баласыдай якын күрә ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев