Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында 10 татар мәчете ремонтланган

2021 елның 9 аенда мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен 2 771 660 сум акча юнәлтелгән.

2021 елның якынча нәтиҗәләре буенча, Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикаларында һәм Пенза өлкәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды катнашында 10 татар мәчете ремонтланды.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, моннан тыш, мөселман эшкуарлары тагын 4 мәчет төзүгә өлеш кертте һәм 3 мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, 2021 елның 9 аенда мәчетләр һәм мәдрәсәләр эшчәнлегенә ярдәм итү өчен 2 771 660 сум акча юнәлтелде.

Битараф булмаган мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, авыл мәчетләрендә түбәләр төзекләндерелде, диварлар ныгытылды, пыяла пакетлар һәм ишекләр куелды, биналар җылытылды, җиһазлар һәм әдәбият сатып алынды, мәчетләр янындагы территория төзекләндерелде.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия эшчәнлегендә мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам дисциплиналары укытучыларына ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Ай саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды социаль әһәмияткә ия булган төрле инициативаларга 2 миллион сум акча тота, диелә хәбәрдә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/30-09-2021/byel-rossiya-m-selman-eshm-k-rl-re-assotsiatsiyase-katnashynda-10-tatar-m-chete-remontlangan-5839510

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев