Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылы үзешчәннәре - Иске Казан түгәрәк уенында

Биектау районының Шәпше авылында узган “Иске Казан - түгәрәк уены” фольклор фестивалендә Бәйрәкә авылының “Моңлы Саз” ансамбле уңышлы чыгыш тоткан һәм беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнгән.

(Ильмира ГАЛИЕВА) Һәр төбәк үз якларында, бигрәк тә авылларда сакланып калган фольклорларны күрсәтүне максат итеп куйган фестивальдә Бәйрәкә үзешчәннәре “Авылым җәүһәрләре” дип исемләнгән фольклор күренеше белән тамашачыны гына түгел, ел саен катгый таләпләр белән мәдәни чарага якын килүче мәртәбәле жюри әгъзаларын да әсир иткән. Бәйрәкә авылына ХVI гасыр ахырында ук Кукмара якларыннан һөнәрчеләр килеп төпләнгән. Алар үзләре белән палас сугу кәсебен дә алып килгән һәм әлеге һөнәрне, әле дә булса серләрен җуйдырмыйча, бүгенге көнгә кадәр саклап яши алган Бәйрәкә авылы артистлары үзләренең төрле кул эшләренә генә түгел, җыр-биюгә осталыкларын, җор телле булуларын, уңган һәм булганлыкларын күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев