Бәйрәкә авылында миләш агачлары утыртылган
Кичә Бәйрәкә авылы халкы – авыл җирлеге, мәктәп коллективы һәм яшәүчеләрнең көче белән 75 төп миләш агачы үсентеләре утыртылды.
Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина хәбәр итүенә караганда, яшел акциядә авыл халкы аеруча зур активлык күрсәткән. Бәйрәкәлеләр уртак көч белән кайчандыр Миләшле күл дип аталган сулык ярларына яшь үсентеләр утыртып, тирә-якта яшеллекне арттыруга үзләреннән зур өлеш керткән.
Илмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев