Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында – сабан бәйрәме

Шимбә иртәсендә Бәйрәкә авылы халкы милли бәйрәмебез Сабан туен билгеләп узды.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Сабан бәйрәме белән авыл эшчәннәрен, кунакларны Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев хезмәт коллективы башкарган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәйданга узган хезмәт уңганнарын алтын бөртегенә тиңләп, изге теләкләрен белдерде. Сабантуй бәйрәмендә 79 авыл хезмәтчәне акчалата премия белән билгеләнде. Аларны бәйрәм белән котларга Казан артистлары – популяр баянчы Ринат Вәлиев, Татарстанның атказанган җырчысы Бәширә Насыйрова һәм аларның иҗатташ дуслары килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев