Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылыннан Нәкыя Гыйлаҗетдин кызы Фәсхиева – гаилә кояшы

Бәйрәкә авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Накыя Гыйлаҗетдин кызы Фәсхиевага 30 октябрьдә 90 яшь тулды.

Тормышка аек акыл белән карап, зирәклеген җуймыйча картлыкның түренә атлаучы әбекәй бүген дә үз йортында балаларына, оныкларына җылы нурлар өләшүче кояш кебек, елмаеп яши. Үз гомерендә күпне күрсә дә, ихтыяр көчен югалтмаган Накыя Фәсхиева узган тормыш юлы сикәлтәләрсез генә булмаган.

Иртә ятим калган балага тормышның бөтен авырлыгын үз иңнәрендә күтәрергә туры килсә дә, юбиляр бер тапкыр да ул авыр елларны зарланып искә алмады. Колхоз җитәкчеләренең мәктәптән кайтып кергәнне бусагада ук көтеп торып, эш кушуларын да, бер кыерчык ипигә алданып, печән өстендә һәм уракта катнашуларын да газетабыз кунагы елмеп сөйләде.

Булачак тормыш иптәше белән дә Накыя Гыйлаҗетдин кызы кырда таныша. Тора-бара бик шәп тракторчы булып танылган Мөдәрис атлы егеткә ярдәмче булып эшкә билгеләнә ул. Ике яшь йөрәкне башта хезмәт кавыштыра, аннан соң гына гаилә җепләре. “Мин килен булып төшкәндә, Мөдәриснең әтисе дә, әнисе дә исән түгелләр иде инде. Ул өч сеңлесенә төп терәк булып калган иде. Без бик дус яшәдек”, - дип хәтер йомгагын сүтә хезмәт ветераны.

Еллар узып та сөйкемлелеген һәм зирәклеген җуймаган, ачык йөзле, кунакчыл хезмәт ветераны Накыя Гыйлаҗетдин кызы Фәсхиеваны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, беренчел втераннар оешмасы җитәкчесе Әлфия Хаҗиева тәбрик итте. Элекке хезмәткәрен “АгроМир” җәмгыяте җитәкчелеге дә онытмаган булып чыкты – мул итеп күчтәнәч җибәргән. Купшы чәчәк бәйләмнәренә төренгән озын гомерле якташыбыз кыйммәтле бүләкләр кабул итте. Аңа үзенең ихлас теләкләрен әйтеп, РФ Президенты Владимир Путин да адреслы хат юллаган иде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X