Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәтамактан Галия әбине тормыш үзе чыныктырган

Күптән түгел генә туксан яшен тутырган хезмәт ветераны Галия Хәмидулла кызы Шәмсетдинова инде исеме тарих битләрендә генә калган Әптекәш авылында туган.

Барлыгы дүрт сыйныф белем алган кызчык 12 яшендә үк колхоз эшенә җигелә. Шундый эш-мәшәкать тулы көннәрнең берсендә яман хәбәр авыл халкын өнсез итә. Алты кызның, эшелонга утырып, урман кисәргә китүләрен, сигез ай дәвамында фронтны ягулык белән тәэмин итү өчен чит җирләрдә никадәр җәфа чигүләрен, туган авылына әйләнеп кайткач фермада кул белән сыер савуларын – язмышын язган һәр көнне ул яхшы хәтерли. Онытырга мөмкин дә түгел. Бу бер Галия әби язмышы гына түгел, бу утлы гарасатны узган бөтен ил халкы язмышы...

Тыл хезмәтчәне Галия Хәмидулла кызы Шәмсетдинованы олуг юбилее белән район муниципалитеты, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге вәкилләре тәбрик итте. Истәлекле бүләкләр белән беррәттән, озын гомерле якташыбыз эчкерсез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре язылган Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да котлау хаты кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев