Чаллыда зур вазифадагы полиция хезмәткәре машинасы 8 яшьлек баланы бәрдергән
Самокатлы малай юлга килеп чыккан.
Чаллыда узган шимбә көнне җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының урынбасары булып эшләүче 46 яшьлек ир-ат машинасы белән 8 яшьлек баланы бәрдергән. Малай самокатта бара торган булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Авария Беляев урамындагы йортларның берсе янында була. Самокатка баскан бала юлга килеп чыга. Уң якка борыла торган машина аны бәрдерә. Хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәч, баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.
«Татар-информ» белешмәсе буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының урынбасары исерек килеш рульгә утырган булган. Хезмәт тикшерүе башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев