Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чаллыдагы шартлау шаһитлары: «Хәрабәләр астыннан елаган тавышлар ишетелде...»

25 октябрьдә кичке бишләр тирәсендә Чаллының Татарстан урамындагы биш катлы йортта шартлау яңгырады. «Интертат» хәбәрчесе вакыйга булган урында булып кайтты. 


Шартлау булган 48/21 йорты янына килү белән, башымнан яшен тизлеге белән, бу фатирлардагы кешеләр исән калдымы икән дигән уй йөгереп үтте. Чөнки күз алдыма коточкыч күренеш килеп басты. 11 нче подъездның дүртенче һәм бишенче катлары бөтенләй юк дәрәҗәсенә килгән. Йортның проспектка караган ягындагы машина юлларына бик зур ташлар, бетон кисәкләре, пыяла чәчелгән. Хәтта нәкъ шул подъезд каршындагы автобус тукталышында да ташлар, бетон калдыклары өелеп тора. Урамда хәрәкәт вакытлыча туктатылган. Хәвеф булган урында бик күп янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар эшли. Йортның урамга караган һәм ишегалды ягындагы берничә подъездны махсус тасмалар белән уратып алганнар. Полиция хезмәткәрләре фаҗига булган урынга беркемне дә үткәрмәскә тырыша. 


Мин килгәндә хәрабәләр астыннан ике баланы һәм 70 яшьлек ир-атны коткарганнар иде. Аларны шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Коткаручылар эшләрен дәвам итте. «Әлегә бетон калдыклар астында бер хатын-кыз бар. Аны чыгара алмыйлар бугай. Ара-тирә тавышы да ишетелгәләп ала», — дип сөйләшә кешеләр.

Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре эшли торган урынга халык бихисап күп җыелган. Пандемия вакыты булса да, бер-берсенә терәлешеп тору да куркытмый үзләрен. Сабантуймыни! Соңрак килгәннәргә башкалары, кызып-кызып, күргәннәрен бәян итә. Әлеге күренеш күптән тамаша күрмәгән халыкка карар әйбер табылган дигән уй тудыра. Ничә гаилә фатирсыз урамда калды, кешеләрне хәрабәләр арасыннан чыгаралар, алар авыр хәлдә. Ә халыкка кызык… Дөрес, араларында кайгыручылар, корбаннар булмаса гына ярар иде дип теләүчеләр дә бар.


Коткару эшләре урам якта алып барылса да, ишегалдында да берничә ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машинасы сакта тора. Этләр иярткән кинологларның кереп-чыгып йөргәне күзгә ташлана. Полиция 10 һәм 12 подъездларда яшәүчеләрне чакырып, иң кирәкле әйберләрен генә алу өчен, берәм-берәм фатирларына кертә. Ул арада берничә кеше белән аралашып алырга өлгерәм.

«Улым хәрабәләр астында кысылып калды»
Йортта яшәүчеләр сөйләвенчә, көчле шартлау тавышы кичке биш тулып узуга яңгырый. Нәкъ бөтен халык эштән кайтып, кичке аш өстәле артына җыела торган вакыт…

Зыян килгән унберенче подъездның 5 катында яшәүче Валерий Ивановның да гаиләсе, бу вакытта эштән, укудан кайтканнан соң, бергә җыелып ял итә. Фатир хуҗасы зал ягында телевизор карый, 17 яшьлек өлкән улы йокы бүлмәсендә була. Ә 11 яшьлек улы кече улы белән тормыш иптәше аш бүлмәсендә кайнашалар.

«Безнең катта өч фатир. Өч бүлмәлесендә без яшибез. Янәшәбездәге бер бүлмәле фатирда карт кына бер бабай тора иде. Аның янәшәсендәге фатирда кызы белән бер ханым. Газ шул бабай яшәгән фатирда шартлаган дип уйлыйм. Чөнки ике бүлмәледә шартлаган булса, безгә кадәр килеп җитмәс, фатир ул дәрәҗәдә үк җимерелмәс иде, бәлки.

Олы улымның йокы бүлмәсе шул бабайның фатирына терәлеп тора. Менә шул йокы бүлмәсе тулысынча ишелде һәм улым хәрабәләр астында кысылып калды. Хәзер малайлар икесе дә хастаханәдә. Хатыным кечкенәсенең хәлен артык куркыныч түгел дип хәбәр итте. Олысының гына бөтен җире сынып беткән. Ул реанимациядә. Әле улымны янгын сүндерүчеләрнең баскычыннан үзе төште дип әйттеләр. Анысын да аңлап бетермим. Мин ул вакытта йортның бу ягында идем, өстәвенә шок халәтеннән айный алмый интектем, — дип сөйли Валерий. 

9 подьездның өченче катында яшәүче гаиләнең (фамилияләрен әйтергә теләмәделәр) дә чәй эчәргә дип аш бүлмәсенә чыккан вакыты булган. «Беләсезме, шартлауның тавышына кадәр үк дулкыны килеп җитте бугай. Хәтта нәрсә булганын да аңламыйча калдык. Юләрлек булып тоелса да әйтәм, минем башыма беренче итеп, самолет һәлакәткә очрап, йортка яки йорт тирәсенә төште дигән уй килде. Балаларны алып, ишегалдына чабып чыктык», — дип сөйләде фатир хуҗабикәсе.

«Бомба төшкән кебек булды»
Дима һәм Ярослав шартлау яңгыраганда күршедәге йорт кырыенда сөйләшеп торганнар. «Бомба шартлаган кебек булды. Әллә нинди терактлар турындагы хәбәрләр гел ишетелеп тора бит. Кем белгән, әллә бездә дә берәр терактмы икән дип уйладык. Тавыш килгән якка чаптык. Ә анда инде халык җыела башлаган иде. Барысы да кычкырышты, хәрабәләр астында балалар елаган тавышлар ишетелде», — дип сөйли яшүсмерләр. 

Дима белән Ярослав сүзләренчә, ашыгыч ярдәм белән янгын сүндерү машиналары тиз генә килмәгән. «20 минутлап вакыт узгандыр әле, бәлки күбрәк тә», — ди алар. Сөйләшүебезгә 8 подъездда яшәүче Эльвира килеп кушыла. Ул да ашыгыч ярдәм һәм 112 хезмәтенә унбиш минут буе шалтыраткан. «Бүген генә кайдадыр ашыгыч ярдәмгә чыгып булмавы турында мәгълүмат укыган идем. Үз тәҗрибәмдә моның шулай икәнлегенә инандым — бертуктамый шалтыраттым, ә анда трубканы алмадылар…» — ди ул да. 


8 подъездда яшәүче ханымның (исемен әйтергә теләмәде) физик мөмкинлекләре чикле тормыш иптәше балконга тартырга чыккан булган. «Мин ул вакытта йокы бүлмәсендә идем. Шартлау тавышын ишетүгә, ирем берәр нәрсә эшләде дип уйладым. Йөгереп балконга чыксам, шартлау дулкыны аны коляскасы белән балконның икенче почмагына кадәр этеп куйган», — ди ул. 

Шартлау дулкыны килеп җиткән тирә-күрше подъездлардан бөтен кеше яланөс, бер кат халат, тапочкилар белән урамга йөгерешеп чыккан. «Басып тора-тора туңып беттек. Кабат кына фатирларга кереп, киенеп чыгарга рөхсәт бирделәр. Кемнедер кунакханәгә алып киттеләр, кемдер бүгенгә туганнарына сыенды», — дип сөйли 10 подъездның беренче катында яшәүче Алия Камалова.


«Ул исән, исән…»
Бик нык кычкырышкан тавышлар ишетеп, кире урам якка чыгам. Анда коткаручыларның командалар биргәне, янгын сүндерү машинасы баскычын тагын бер зыян күрүчене коткару өчен көйләгәне күренә.

22 яшьлек Аделина Заһриеваны бетон стена калдыклары арасыннан махсус гидравлик җиһазлар кулланып чыгарганнар. Аны әкрен генә алып төшеп, тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасы кулларына тапшыралар. Ул арада әллә каян гына бер ханым (әнисе булса кирәк) килеп чыга һәм: «Ул исән, исән», — дип кычкырып, ашыгыч ярдәм машинасына таба йөгерә…

Шунысын әйтергә кирәк, шартлау килеп чыгуның сәбәбен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Якынча мәгълүматлар буенча, бишенче каттагы фатирда газ шартлады дип фаразлана. Шушы ук подъездның дүртенче катында яшәүче Рәүф Шаһиев исә, бер бүлмәле фатирда яшәүче бабайның фатиры газга тоташтырылмаган булуы турында әйтә.

«Без тормыш иптәшем белән өйдә идек. Дөресен әйткәндә, кайсы фатирда шартлау булганын да белмибез. Әллә дүртенче, әллә бишенче катта. Бишенчедә яшәүче бабайның фатиры газга тоташтырылмаган иде бит. Ә дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда яшьләр тора иде дип беләм.

Кемдер тарттырылган түшәм ясаган вакытта килеп чыккан ди. Бәлки, чыннан да, шул түшәм ясый торган җиһаз шартлагандыр. Безгә әлегә төрле сүзләр килеп ирешә. Төгәл генә бернәрсә дә әйтүче юк», — ди ул.


Әлеге йортта яшәүче Сергей да шартлау дүртенче катта килеп чыккан дип саный. «Мантыйк белән уйлап карасак та, бишенче катта булган шартлауның дүртенче катка төшә алмаганын аңлыйбыз. Шартлау дулкыны өскә таба бәрә», — ди ул.

Сергейның туганы да шушы подъездның дүртенче катында яши. «Ул менә шушы көннәрдә генә фатирын сатарга тиеш иде. Үзе килешү төзү өчен яңа Кырымнан кайтып төште. Сатып алучылар аңа залог итеп шактый суммадагы акчалар да калдырган булган. Хәзер ул менә фатирына менеп китте, шул акчаларны, документларын табарга тырыша. Таба алса инде… Чөнки мондый хәвеф-хәтәр вакытында мародерлык очраклары турында еш ишетергә туры килә», — дип борчылуын белдерде Сергей.

48/11 йортында көчле шартлау кичке якта килеп чыга. Әлегә фаҗиганең төгәл сәбәпләре билгеле түгел. Шартлау нәтиҗәсендә алты фатирга зыян килгән, аларда 14 кеше яшәгән. Йорт хәрабәләре астыннан 17 һәм 11 яшьлек ике малайны, 22 яшьлек бер кызны һәм 70 яшьлек ир-атны чыгардылар. Алар барысы да шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылды. Хәзергә балаларның һәм фатирында шартлау килеп чыккан дип фаразланган Владимир Рочевның хәле тотрыклы авыр дип билгеләнә. Ә 22 яшьлек Ангелина Заһриева, кызганыч, вафат. Бик нык тырышуларына да карамастан, табиблар клиник үлем кичергән кызны коткарып кала алмаган.

Фаҗига булган урынга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.


Чаллы шәһәре хакимиятенең матбугат чаралары белән эшләү бүлеге фотосы
Алексей Песошин зыян күрүчеләрнең барысына да тиешле ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Наил Мәһдиев Чаллыда мондый очракның беренче тапкыр гына булмавын искәртте. Берничә ел элек шундый ук шартлау күршедәге комплекста булган иде. Ул вакытта да биш катлы йортта тулысынча бер подьезд жимерелде.

Фаҗига булган урынны караганнан соң, Гадәттән тыш хәл һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы булды. Анда әйтелгән мәгълүматларга караганда, бишенче каттагы өч һәм дүртенче каттагы бер фатир тулысынча җимерелгән. Дүртенче каттагы ике фатирның диварларында ярыклар барлыкка килгән. Шулай ук башка катлардагы берничә фатирның тәрәзәләре ватылган.

Йортның җимерелү куркынычы юк. Башка подъездда яшәүчеләргә өйләренә керергә рөхсәт иттеләр. Зыян күргән һәм аның янәшәсендә ике подъездда яшәүчеләр вакытлыча туганнарына һәм шәһәр кунакханәләренә урнаштырылды.

Торак йортта булган шартлаудан соң прокуратура тикшерү эше башлады.

Хәрабәләрне чистарту иртәгә, көн яктысында дәвам итәчәк. 

Автор: Гөлназ Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X