Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

COVID-19 чигенми: ютазылыларга саклык чараларын саклау таләп ителә

Россиядә коронавирусның өченче дулкыны башланды. Көн саен зарарлану саны кышкы чорга якынлаша - хастаханәләр авырулар тагын тулы.

 

Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасында янәдән “кызыл” зона оештырылды: хәл юклыкка, ютәл, ис тоймау, тамак һәм күкрәк читлегендә авырту, тын кысылу, тән температурасы күтәрелүгә зарланган кешеләр өчен аерым ишек ачылды. Ул поликлиникада сул яктан беренче ишек. “Кызыл” зонага керү юллары кызыл уклар белән күрсәтелгән. Район табиблары биргән мәгълүматларга караганда, көн саен медицина ярдәме сорап уртача 17-20 авыру мөрәҗәгать итә.

Берьюлы Урыссу үзәк район хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясау кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта көн саен «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») вакцинасы 60тан алып 100 кешегә кадәр ясала. Прививка кабинеты шәфкать татушы Лиана Ахунова хәбәр иткән соңгы мәгълүматларга караганда, Ютазы районы буенча 6000 якын кеше вакцина ясаткан.

18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцинациягә язылу өчен 8 (85593) 2-65-42, 8-9274638497. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X