Дәүләт башлыкларына үзара килешү төзүләрен теләде
Бәйрәкә авылында яшәүче Минсара Гарипова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Ветеранның якты-пөхтә йортына якыннары, туганнары, җирлек һәм район җитәкчелеге вәкилләре җыелды. Район җитәкчелеге исеменнән юбилярга юлланган изге теләкләрне җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әминева җиткерде. Ул Минсара апага истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме һәм хезмәт ветеранының район алдындагы казанышларын хөрмәтләү йөзеннән юбилей медале тапшырды. Котлауларга Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм беренчел ветераннар оешмасы рәисе Әлфия Хаҗиева да кушылды. Ихлас елмаюлар, тантана сәбәпчесенең кызлары һәм якыннары тарафыннан әзерләнгән мул бәйрәм табыны… Боларның барысы да Октябрь социалистик революциясеннән соң 17 ел узгач дөньяга килгән хезмәт ветераны хөрмәтенә, әлбәттә. Аның әти-әнисе Миннегода Миңнегәриф улы һәм Фәхриҗиһан Шәмсетдин кызының яшьлеге Совет иле төзелү чорына туры килә. 1917нче елгы гражданнар сугышы, 1918 һәм 1939нче еллардагы совет-фин конфликтлары, 1941нче елгы Бөек Ватан сугышы, 1991 елда Советлар Союзы таркалуы, үзгәртеп корулар, «кайнар нокталар», махсус хәрби операция… Якташыбыз язмышы илебез тарихыннан аерылгысыз. Сугыш китергән афәтләр турында ишетеп кенә белүе түгел аның… Шуңа күрә дә Минсара ханымның хәзерге дәүләт идарәчеләренә үзара килешү теләве бик тә аңлашыла (патшаларыбыз дуслашсыннар иде, ди ул). Амин, шулай булсын! Гади татар хатынының изге теләге дөнья күләмендә тынычлык урнашуга җаваплы затларның акыл-йөрәгенә кереп урнашсын иде!
Олы яшьтәге ханымның үткән тормыш юлы турындагы истәлекләрендә яңгыраш тапкан төп фикер — алар нәселендә һәммәсе дә тырыш хезмәт ияләре булган, һичкайчан да намусына каршы бармаган.
— Әтием яшь чагында сарык фермасы мөдире булып эшләде, — ди Минсара Гарипова. — Ул елларда гаиләләр күп балалы иде. Фермада эшләүче хатын-кызлар хезмәте бик авыр. Хезмәтләренә күрә берни дә алалмыйлар. Өйләрендә ач балалар көтә… Ферма сарыкларына көнбагыш сыгынтысы — орлык эшкәртү калдыкларын китерәләр. Әтием хатыннарга шул азыкны биргән күрәсең. «Яхшы кешеләр» табылмый калмый бит ул, әтиебез турында тиешле органнарга җиткергәннәр. Аны кулга алдылар, берничә ел тоткынлыкта булды. Ул вакытта миңа дүрт яшь, әнием авырлы иде. Сугыш башланган елны әтиебез кире әйләнеп кайтты. Зәйпе дигән кечкенә авылга колхоз рәисе итеп куйдылар. Тик ул тылда утырып калырга теләмәде, үз теләге белән фронтка китте. Ә инде 43нче елда үлем хәбәре килде…
Барысы да саклана чал чәчле апа хәтерендә — гаиләнең 41нче елда, төрле сәбәпләр аркасында, йортсыз калуы, бабасының сыер сатып иске генә өй алуы да… Минсараның әнисенә ялгыз килеш нәни сабыйларын аякка бастырырга туры килә. Ул гомере буе ирләр белән беррәттән печән чаба, атлар карый. Минсара да кечкенәдән колхоз эшенә җәлеп ителә. Мәктәптә яхшы укый. Зирәк кызны 14 яшендә җир үлчәүче итеп тәгаенлиләр. Ун сыйныф тәмамлагач, Минсара иптәш кызы белән Казанга барып, педагогия институтына укырга керергә карар кыла. Ләкин конкурстан үтә алмый, туган авылына әйләнеп кайта.
МТСка секретарь-машинистка булып эшкә урнаша. Кияүгә чыга һәм, балаларны карарга уңайлырак булсын өчен, эшен алыштырырга ниятли. 1960 елда Бәйрәкә участок хастаханәсендә санитарка булып эшли башлый. Биредә мичкә ягышлы була. Барлыгы 20 мич, санитаркалар утын хәзерләүдә катнаша. Утынны кул пычкысы белән кисеп ташыйлар. Биш елдан соң уңган ханымны медстатист итеп күчерәләр. Хаклы ялга да нәкъ шул вазифадан чыга ул.
— Хастаханәдә эшләгәндә, — дип билгели якташыбыз, — безне һәрвакыт колхоз эшләренә җәлеп итәләр иде. Чөгендер утау, мал азыгы әзерләү, кычыткан чабу… Пенсиягә чыккач, миңа социаль хезмәткәр эшен тәкъдим иттеләр. Шул вазифада 1994 елга кадәр эшләдем.
Бүгенге көндә юбилярыбыз, биш бала анасы, кызларының берсе белән имин гомер кичерә. Яше зур булуга карамастан, һаман да җитез, егәрле, үләннәрне яхшы таный һәм җыя. Әлбәттә, элеккечә үк йөгереп йөри алмый ул, көче дә яшьлектәгечә түгел. Әмма ләкин һаман да акылы-зиһене аек, хәтере шәп, йөрәге саф. Шулай булып калсын да. Хәерле озын гомерләр насыйп булсын!
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев