Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак авылы: битарафлыкмы, әллә көнләшүме?

Димтамак авылы фермеры Рамил Гәрәев районда тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе һәм ул 2020 елның иген уңышын да беренчеләрдән булып җыйнап алды

- Игеннәр быел мул уңышы белән сөендерде. Механизаторлар да булсынга дип, чын күңел биреп эшләде. Шуңа күрә аларга премияне дә кызганмадым – мул итеп өләштем, - дип сүз алды агымдагы атнада редакциягә килгән Рамил Равил улы.

Моннан тыш, Рамил Гәрәев ел саен үзенең җитештерү тармагын да ныгыта. Мисал өчен, агымдагы көзге туфрак эшкәртү кампаниясенә ул өр-яңа сабан белән керешкән. Шушы көннәрдә бер миллион сумлык ашлык ангары төзи башлауны күздә тота.

Бар да яхшы. Әмма беренче карашка гына. Бүген фермерны борчый торган проблемалар да бар булып чыкты.

- Безнең Димтамакта авыл көтүенә малларын чыгармый торган берничә кеше бар. Һәм аларның сыерлары кайда вакыт уздыра дип уйлыйсыз? Алар даими рәвештә безнең иген кырларында йөри. Алар минем җирләремне, “Уңыш” җәмгыяте җирләрен таптый, икмәк басуларына зур зыян сала. Һәм мондый күренеш беренче ел гына дәвам итми. Бүгенге көндә әлеге сукбай маллар минем уҗымнарны таптый. Аларның саны көне-көне белән җиде башка кадәр җитә. Кырдан малларны куып чыгаруда хәтта Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәламовны да катнаша. Ул атнага икешәр тапкыр бу терлекне хуҗаларына кайтарып тапшыра, - дип борчуын җиткерде Рамил Равил улы.

Без үз чиратыбызда Димтамак авыл җирлеге башлыгы белән дә элемтәгә чыктык. “Әлеге гражданнарга аңлату эше алып барылды, административ штраф та салынды,” – дип хәбәр итте Илгиз Габделәхәт улы.

Фермер Рамил Гәрәев иген кырларын мәрхәмәтсез рәвештә таптауны дәвам итә торган терлекләрнең хуҗаларын исемләп язуны үтенде. Әмма без беренче тапкырга бу кешеләрнең исемнәрен атамаска булдык. Аларның намусы уянуга өмет баглап...

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев