Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт хезмәт инспекторы – Ютазы районы җитештерү тармакларында 

Бүген безнең районга эшлекле визит белән ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе рәисе урынбасары Фидаил Хәернасов килде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин озатуында дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов “Электросоединитель” акционерлар җәмгыятендә килде. Заводның генераль директоры Рәшит Нәбиуллин белән корган әңгәмәне кунак, COVID-2019 короновирус пандемиясе шартларында хезмәт коллективында тудырылган куркынычсызлык таләпләре белән кызыксынудан башлады. 
Фидаил Рурик улы җитештерү тармагында дистанцион эшләү ихтималы белән дә кызыксынды. Завод җитәкчелеге ышандыруына караганда, бүгенге көндә мондый мөһимлек юк – хезмәтчәннәр үз урыннарында. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин белән дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов Ютазы районында эшсезләр күләме, аларны яңадан укыту чаралары оештыру турында да сөйләшү алып барды. Форсаттан файдаланып, ул районның үзендә кадрларны яңадан квалификацияләү үзәге ачарга тәкъдим итте. 
Фидаил Хәернасов “Электросоединитель” җәмгыяте цехларында эш барышы белән шәхсән танышты. Хезмәтчәннәр белән махсус кием белән тәэмин ителеш һәм эш шартлары турында әңгәмә корды. Ютазы районы авыл районы булу сәбәпле, ул эшчеләрнең кыскартылган эш сәгатьләре кысасында эшләве белән дә кызыксынды.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев