«Дубравушка» ремонттан соң сафка керде
Агымдагы елның июль ае район тарихына элеккеге пионер лагерен яңартып төзекләндерүдән соң файдалануга тапшыру белән бәйле якты вакыйга булып керәчәк.
Урман имәннәре кочагында урнашкан «Дубравушка» балалар савы лагеры ярты гасырдан артык район балаларының берничә буынына иман һәм хакыйкать белән хезмәт иткән. Советлар Союзы һәм пионерлар таркалгач та, лагерь балаларның яраткан ял итү урыны булып кала. Һәм менә ике ел дәвамында «Дубравушка»ны сафка тапшыру буенча ремонт эшләреннән соң тантана узды. Чарада җыелганнарны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин сәламләде. Ул «ЭргаСтрой» подрядчы оешма директоры Анатолий Астафьев белән бергә ал тасманы кисеп алды. Астафьев район җитәкчелегенә эштәге ышаныч һәм һәртөрле ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм балаларга төзелгәннәрне бозмаска һәм ватмаска үтенеп мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, лагерьны капиталь ремонтлау 2023 елда башланган иде. Биредә ике яңа бина, контроль-үткәрү пункты, душ комплексы, медпункт, склад төзелгән, башка биналар яңартылган, территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган.
Сүз уңаеннан. «Дубравушка» балар-савыктыру лагерында янгын сүндерү хезмәткәрләре Янгын иминлеге чаралары турында сөйләшү үткәрде.
Лагерь начальнигы, педагоглар, тәрбиячеләр, вожатыйлар, хезмәт күрсәтүче персонал, шулай ук лагерь тәрбияләнүчеләре янгын иминлеге кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә, ә янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны бетерүгә бәйле барлык чараларны күрергә тиеш, — дип билгеләп үтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы Рөстәм Миншин.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев