Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатыйма Хәйретдинова җылы теләкләр кабул итте

Урыссу бистәсендә яшәүче Фатыйма Гәрәй кызы Хәйретдинованың бүген туган көне. Капка төбеннән үк башланып киткән тәртип, таза йорт-җир, чисталыктан балкып торган бүлмәләр – болар барысы да хуҗабикәнең тырышлыгы, аның хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. Хәер, узган гасырның ифрат та авыр дәверендә – 30нчы елларда туган балаларның нәүмизләнеп торырыга мөмкинлеге булды микән соң? Аларны нык ихтыярлы, язмыш сынаулары алдында югалып калмаслык итеп тормыш үзе тәрбияли.

Кияүгә чыккан Фатыйма Гәрәй кызын язмыш Урыссу бистәсенә алып килеп төпләндерә. Тормыш иптәше аның Бөек Ватан сугышы ветераны була. Ир белән хатын бергәләп йорт-җип тергезә, ике ул тәрбияләп үстерә. Кызганыч, Хәйретдиновлар картлык түренә генә тигез канат булып атлый алмыйлар, гаилә башлыгы вафат булганга биш ел гомер үтеп тә киткән. Фатыйма апага бала кайгысы да кичерергә туры килә. Әмма бүген аны оныклары, игез булып туган оныкчыклары яшәү шатлыгына күмә. “Электросоединитель” заводы да үз пенсионерын онытмый. Календарьдагы кызыл даталар уңаеннан ул һәрвакыт кадер-хөрмәт тоя. Күптән түгел генә булып узган туган көне хөрмәтенә дә Фатыйма Гәрәй кызы Хәйретдинова җылы теләкләр кабул итте.  Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев