Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гаилә — ул җылы учак » иҗади конкурсына йомгак ясалды

«Ютазы таңы» район гәзите редакциясе Урыссу балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Гаилә — ул җылы учак»дигән темага иҗади рәсемнәр конкурсы оештырды.

Конкурсның максаты яшь буынның игътибарын гаиләнең тормыштагы мөһимлегенә җәлеп итүгә, балалар һәм ата-аналар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән иде. Сәнгать мәктәбендә укучыларга үз гаиләләре рәсемен ясап, әти-әниләренә. туганнарына тугрылыкларын һәм хөрмәтләрен белдерергә тәкъдим ителде. Үзләренең рәсемнәрендә балалар туган йортларында хөкем сөргән җылылыкны, мәхәббәтне һәм назлы хисләрне җиткерергә тырышканы күренеп тора. Сәнгать мәктәбе укучылары үз гаиләләре турында күңелгә үтеп керерлек рәсемнәр ясаган. Жюри хөкеменә барлыгы 30 эш тәкъдим ителде. Һәрбер рәсем кабатланмас һәм үзенчәлекле килеп чыккан иде.

27 апрельдә барлык эшләрдән күргәзмә оештырылды, анда конкурска йомгак ясалды һәм «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте филиалы — район гәзите иҗади конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурста катнашучыларның эшләре яшь буенча ике категориягә бүленеп каралды: 9-12 яшь һәм 13-16 яшьлекләр арасында. Алдан билгеләнгән шарт буенча иң яхшы рәсемнәрнең берсе район гәзитенең беренче битендә басылачак.

Катнашучылар тәкъдим иткән рәсемнәр һәр гаиләнең үзенчәлекләрен аермачык итеп күрсәтә. Алар баланың кайсы гаиләдә үскәнен, кемнең ишле гаиләдән булуын яки кече апайлары һәм апалары барлыгын тасвирлый.

Бу иҗади эшләр конкурсы яшь рәссамнарның иҗаты һәм аларның үзләре турында таныту мәйданчыгына әверелә. Безнең бу проект катнашучыларга гаилә кыйммәтләрен яхшырак аңларга һәм бәяләргә мөмкинлек биргәндер, дип ышанабыз.

Шулай итеп, конкурста җиңүчеләр:

Өлкән төркемдә 13-16 яшь:

— беренче урын — Лия Мастерова;
— икенче урын — Алинә Ибраһимова;
— өченче урын-Камилла Харисова.

Кече төркемдә — 9-12 яшь:

  — беренче урын-Әлия Нурдинова;
 — икенче урын-Әминә Абдумөхтәрова;
— өченче урын-Агата Миникаева.

Редакция сәнгать мәктәбендә укучыларга актив катнашканнары өчен һәм укытучы Альбина Ибраһимовага безнең проектны хуплаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Мондый вакыйгалар балаларның рухи һәм әхлакый тәрбиясенә мөһим өлеш кертә һәм балалар рәсемнәренә районның мәдәни тормышында ныклы урын алырга ярдәм итә.

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев