Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гаиләдә сигезенче бала иде». Нәни кыз югалгач, мунча мичендә сөякләр табылган

Әни кеше мунчада кер юганда, бала югала.

Новгород өлкәсенең Холм шәһәрендә ике яшьлек кыз бала югалган. Шуннан соң бала яши торган йорттагы мичтә сөяк кисәкләре табылган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

«Сөяккә охшаган фрагментлар мунчадагы мичтә табылды. Кызның ата-анасы тоткарланды», — дигән агентлык чыганагы.

Бала югалу турында кичә анасы хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, ул баласын өйдә калдырган, үзе мунчага кер юарга киткән. Өйгә кайткач ул баласын тапмаган. 

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Урында криминалистлар эшли. Тикшерү комитетының өлкә буенча Тикшерү идарәсе әлегә рәсми комментарий бирмәде, диелә хәбәрдә.


РЕН ТВ белешмәсе буенча, Ангелина исемле бала 25 гыйнварда кичен югала. Кристина исемле әни кеше мунчада кер юа, кыз бала диванда йоклый. Ишек йозак белән бикләнмәгән. Ләкин бала бу салкында урамга киемсез килеш чыгып киткән булуына шикләнәләр. 

Гаилә яхшылар хисабында түгел, югалган кыз анасының сигезенче баласы. Былтыр декабрь уртасында бу гаиләдән җиде баланы опека алып киткән. Аларны приютка озатканнар. Ангелинаны исә анасы белән калдырган булганнар, диелә хәбәрдә. 

">http://​ ​​ ​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев