Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлназ Гафуровадан тозлы кәбестә рецепты

Җырчы кәбестә тозлау буенча киңәшләр бирә.

«Кәбестәне цинк яки алюмин савытларда тозларга ярамый. Иң тәмле кәбестә агач кисмәкләрдә була. Шулай ук махсус ризык сала торган пластмасса савытларга да тутырырга була. Ә банкаларда тозлау уңайлы түгел.

Кәбестәне тыгызлап тутырырга кирәк, бу аның согын чыгару өчен эшләнелә.

Кәбестәне өч көн җылыда тотарга кирәк. Аны көнгә бер тапкыр булса да болгаткалап алырга онытмагыз, чөнки кәбестә әчегән вакытта газ җыела, аны чыгармасаң тәме үзгәрә. Шулай ук кишерне дә күп салмаска кирәк, ул да тәм үзгәрүгә китерә», — дип киңәшләрен биргән җырчы.

Кәбестәгә алма һәм тозлы кыяр салырга мөмкин.

Тозлы кәбестәне салкын урында сакларга кирәк.

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/cooking/15-10-2021/g-lnaz-gafurovadan-tozly-k-best-retsepty-5840873

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев