Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көне: еллар узган саен кадере арта

Совет гаскәрләренең фашист Германиясен Җиңүенә 77 ел тулу уңаеннан районның барлык җирлекләрендә митинглар һәм төрле чаралар узды

 

Урыссуда “Үлемсез полк” йөреше

Урыссу бистәсендә Җиңү көнен бәйрәм итү һәрвакыт дулкынландыргыч һәм оешкан төстә уза.  Чөнки һәрберебез бу истәлекле көннең никадәр кадерле икәнен һәм күпме күз яшьләре, кайгы-хәсрәтләр аша яулап алынганын яхшы аңлый.  Район үзәгенең үзәк урамы буйлап барган “Үлемсез полк” йөреше чиксез елга агымын хәтерләтте. Анда катнашучыларның кулларында - Бөек Ватан сугышында катнашкан, яуда башларын салган якыннарының һәм  туганнарының сурәтләре. Әйе, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. Шуңа күрә бүгенге аяз, тыныч күк йөзе астында яшәүче һәркемнең үз гаиләсе, районы, туган ягы, гомумән, тормыш хакына игелекле хезмәт итүенең кадере тагын да арта.

“Үлемсез полк” йөреше салмак кына бәйрәм чарасына кушылды. Чара барышында предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре аяусыз  кырыгынчы еллар күренешен ачык күрсәтте. Әнә хәрби техника бара, медсанбат, шәфкать туташлары “ярдәм күрсәтә”. Ә бу машинада Җиңү китергән сугышчылар өйләренә кайтып бара. Һәрвакыттагыча, бу чара күп санлы тамашачыларны җыйды. Репродуктордан яңгыраган җиңү сүзләре һәркемнең күңеленә уелды…

Еллар кайтавазы аша Җиңү чыңлый

Ә район иҗат коллективлары башкаруындагы биюле театральләштерелгән тамаша бәйрәмгә тагын да үзенчәлекле төсмер өстәде. ...Менә очып-очып кызлар бии, алар әле 22 июнь иртәсе нинди хәбәр алып киләсен белми дә. Сугыш! Кара һәм кызыл киемнәрдәге биючеләр ут белән чолгап алынган җиребезне тасвирлый. Бәхәссез, сугыш чорын чагылдырган җыр-биюләрдә халкыбызның рух ныклыгы аеруча ачык чагыла. Әлбәттә, күгебез имин булганда, мондый чыгышлар белән хозурлану үзе үк күңелләргә тынычлык өсти. "Землянка”,  “Җиңү көне”... Әлеге җырлар фидакарьләрчә хезмәт куйган, ватаны хакына утка-суга керергә риза булган халык күңелендә мәңгелеккә урын алган. 

Мемориаль комплекс бәйрәм митингына җыйды

Бәйрәмдә яңгыраган сүзләр - фашизм кебек дәһшәтле дошманны җиңә алган ватандашларыбызның каһарманлыгы турында замандашларга һәм киләчәк буыннарга бер искәртү ул. Фашизмга безнең җиребездә урын юк. Мондый аяныч сугышлар кабатланырга тиеш түгел. Шуңа күрә митингтагы барлык чыгышларның да мәгънәсе шуны ачык чагылдырды: кешелек тарафыннан кабул ителгән тормыш кагыйдәләренең юкка чыгуы җәмгыятьнең алга таба үсешенә алып бармаячак. Бу һәр кешегә, һәр илгә кагыла. Митингтагы иң мактаулы, хөрмәтле урында утыручы ветераннарның һәм сугыш чоры балаларының кулларында – кызыл канәферләр, ә күзләрендә - үз иле, Ватаны, туган ягы өчен горурлык хисләре.

- Бөек Ватан сугышы елларында Ютазы җире өч меңгә якын иң яхшы улын югалтты, - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында. – Хәзерге вакытта Ютазы районында Бөек Җиңүне бары биш Бөек Ватан сугышы ветераны, 121 тыл хезмәтчәне һәм 20 фронтовикның тол хатыны гына каршы ала. Бүген без балачаклары сугыш елларына туры килгән, тылда хезмәт иткән һәркемгә хөрмәтебезне белдерәбез. Җиңү көнендә минем аерым хөрмәт сүзләрем нәкъ менә сезгә, хөрмәтле ветераннар. Бөек Ватаныбыз, тыныч күк астында яшәү һәм эшләү бәхете биргәнегез өчен сезнең алда баш иябез.

Җыелучылар алдында чыгыш ясаган республика кунагы - «ТР Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры урынбасары Роберт Галимуллин Татарстан Президенты  һәм шәхсән үз исеменнән район халкын һәм ветераннарны әлеге күркәм бәйрәм белән котлады. 

Митинг Мәңгелек утка һәм сугышта җиде улын югалткан Җинан Хафизова барельефына чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.

Бөркетләр очарга өйрәнә

Кечкенә яшь армиячеләр сугыш чорының тулы экипировкасында бәйрәмгә килүчеләр алдында үзләренең хәрби осталыкларын күрсәтте. Балалар белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында сафта йөрү һәм җырлау бәйгесе районыбызда күркәм гадәткә кереп бара. Балалар “командирлары” кушкан командаларны бердәм үти: сулга, уңга, җырны башла! Боларның барысы да алар өчен бик тә җитди. Мондый күнекмәләр балаларны тәртипкә, өлкәннәрнең сүзен тыңларга һәм үзеңне лаеклы күрсәтергә өйрәтә. Әлеге чарада район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башкалар катнашты.

Сугышта катнашучыларга - җырлар һәм бүләкләр

Район җитәкчелеге вәкилләре, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар янында булды:  Ютазы авылында Мөхтәрәмә Хәертдинова, Ягъфәр Сираҗов һәм Камил Кашапов янында,  Бәйрәкә авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан Инком  Абдуллин агада, Урыссуда Миңнебай Миңнекәев гаиләсендә. Районыбызда биш Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Авылларда яшь армиячеләр бәйрәм кәефе тудырды, Эдуард Марченко  «Катюша» җыры, талант иясе Роберт үзенең үзенчәлекле чыгышы белән сокландырды. Ә Урыссу бистәсендә Миңнекәев йорты каршында концерт бригадасы чыгыш ясады. Җыр-биюләр ветераннарның да, якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең  дә күңелләренә хуш килде. Шулай итеп, районыбызда Җиңү мае тантана итә, ул безне үзенең ягымлы кояш нурлары белән җылыта, җыр-моңнары, ихлас елмаюы белән сөендерә.

Район кунаклары ветераннар янына буш кул белән килмәде. Аларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, «Бердәм Рәсәй» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевтан бүләкләр тапшырылды. 

Ветераннарны бәйрәм белән котлаучылар утырган машина Урыссу бистәсе урамнары буйлап юлын дәвам итте. Алда район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе, алардан соң, “полуторка” машинасында, Җиңү көне уңаеннан тәбрикләү сүзләрен яңгыратып, егет-кызлар барды. Сугыш чорының иң яхшы җырлары, һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек теләкләр, узып баручыларның алкышлары… Ютазы районында яшәүчеләрнең әлеге бәйрәме ачык тәрәзәләр, кешеләрнең ачык йөрәкләре аша һәр йортка үтеп кергәндер, мөгаен. Ютазылылар, илебездә яшәүче ватандашлары кебек үк,  Бөек Җиңүнең 77 еллыгын әнә шулай лаеклы бәйрәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев