Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ил-көнгә тынычлык теләп, дуңгыз килә

Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында да Яңа ел алды мәшәкатьләренә декабрьнең уртасында ук керешкәннәр.

Мәдәният учагы ишек алдында сыннар барлыкка килүгә кар юклыгы киртә була алмаган. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 2019 ел символы булган Сары җир дуңгызын зур итеп ясап кую өчен дә мөмкинлек тапкан. “Аны матур сары төскә манганда, күңелдә бары тик изге теләкләр генә туды – яңа ел ил-көнебезгә бәрәкәт, иминлек алып килсен”, - дип хәбәр итте безнең белән элемтәгә чыккан Кәрәкәшле мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова. Кар сыннарын ясаганда, хатын-кызларга пенсионер Наип Гыйбаевның ярдәмгә килүе аеруча күңелле күренеш.

Яңа ел алды бәйрәменә җыелган халыкны, ерактан кайткан кунакларны Кәрәкәшле мәдәният йорты капиталь ремонтан соң тагын да яктырып һәм киңәеп калган бүлмәләре белән генә каршы алып калмый, иллюминацияләрдән балкып торучы бию залы, коридор беркемне дә битараф калдырмаячак. Быел биредә яңа ел бизәлеше алган фотозона да эшләячәк. Ә инде урман гүзәле – купшы чыршы тирәли узачак әйлән-бәйлән халыкны тагын да үзара якынайтачак һәм дуслыкны ныгытачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев