Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Фәттахов – токарь-универсал

“АгроМир” җәмгыятендә Илдар Фәттахов 1987 елдан алып кыру станогы артында басып тора. Ул бишенче разрядлы токарь-универсал.

Запас частьләргә бәяләрнең күз ачып йомган арада үскән мәлендә, беренче карашка гап-гади кебек күренгән тимер кисәгеннән деталь ясау, аның ярдәмендә нинди дә булса механизмны хәрәкәткә китерү фантастикага тиң. Илдар нәкъ менә шундый могҗизалар тудыра торган һөнәрман. 
- Тәҗрибә еллар белән килде. Токарьлык эшендә, әлбәттә, кулның шомалыгы һәм үткер күз һәлиткеч роль уйный, - дип әйтеп узды ул. белгеч сүзгә саран булып чыкты.
Кечкенә генә детальне дә тиешле күләменә тәңгәл китерер өчен аның куллары скальпель тоткан хирург кулына тиң булырга тиеш. Шул очракта гына ул үз дигәненә ирешә. Шул очракта гына техника яисә тагылма агрегат үз эшен дәвам итә ала. Валлар, болтлар, втулкалар – тагын әллә никадәр детальләрне таләп ителгән зурлыкка китерү – төп шарт, дип билгеләп узган Илдар Фәттахов аларны кыра, зурайта, кечерәйтә, үзгәртеп ясый...
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X