Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илшат Әминов урынбасары Разил Вәлиевнең телне гадиләштерүгә каршы булуын әйтте

Журналистлар берлеге рәисе фикеренчә, заманадан калышырга ярамый.

 

 «Татар-информ». Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры үзенең урынбасары Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең татар телен гадиләштерүгә каршы булуын әйтте.

«Разил Вәлиев татар телен гадиләштерүгә каршы. Аның фикеренчә, әдәби татар теле булырга тиеш. „Кеше шуны тыңлап, әдәби татар теленә өйрәнергә тиеш“, — дип әйтә ул. Бөтен телне гадиләштерсәк, фикер дә саерак булачак, ди. Мин аның белән килешмим», — диде ул «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә.

Илшат Әминов дөнья үзгәрә, тел үзгәрә, шуңа күрә заманадан калышып булмавын әйтте. «Алтын урталыкны табу юлын әлегә белмим», — диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X