Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова: «Сөяркә булгансың икән, сөяркә булып калачаксың»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Зифа Нагаева алып бара торган тапшыруда катнашкан.

 

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Зифа Нагаева янына «Сәлам» каналына кунакка килгән. Ике иҗат кешесе камераларны онытып, бәйдән ычкынып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырганнар. Тапшыру барышында Илсөя Бәдретдинованың ялгыз булуы турында сөйләшкәннәр, ә төгәлрәк әйтсәк, сүз хатын-кыз язмышы, сөяркәләр турында барган. 

Ике җырчы иң башта егет кешегә кияүгә чыгуның начар яклары турында сөйләшә


«Яшь егеткә кияүгә чыксаң, аны ашатырга, эчертергә, бала кебек тәрбияләп торырга кирәк. Ул әле әзрәк кеше була башлагач, берәр яшь кызга гашыйк булып, тегендә тиз генә бала табалар да ул синнән чыгып та китә. Сау бул, ди. Кирәкме ул сиңа?» — дигән Илсөя.

«Карт бабай сиңа кирәкми. Аны теге дөньяга әзерли башлыйсыңмы? Кирәкми!» — дип, өлкән яшьтәге кеше дә әйбәт түгел дигән фикердә Зифа Нагаева.

Җырчылар фикеренчә, иң яхшысы 40-50 яшь аралыгындагы ир-ат. Әмма андыйларның да бер начар ягы бар — 40 белән 50 арасындагы ир-ат Илсөяне көтеп утырмый. Аңа кадәр анда күпме яшь чибәр кызлар бар. Шуларның берәрсен сайлап куюы ихтимал икән.

Илсөя Бәдретдинова сөяркә булу турында да фикерен белдерә. «Хатын-кыз бу хатынын ташлап китәр дә, мине бәхетле итәр дип уйлый. Барыбыз да аңлыйбыз, юк, 4 ел буена ир-ат сине сөяркә ясап йөргән икән, ул синнән туйган инде. Синең белән мәхәббәт белән шөгыльләнеп тә туйган. Ул сиңа матур сүзләр сөйләп тә туйган. Аңа шулай уңайлы, бары тик шул гына.

Хыялланып утырудан мәгънә юк. Син күп еллар буена сөяркә булгансың икән, син шул сөяркә булып калачаксың да. Чөнки сине бәхетле итәсе килсә, күптән бәхетле иткән булыр иде. Ә ул тегендә хатынына да яхшы, сиңа да яхшы. Кирәкме соң ул кеше?»

Тапшыру барышында җырчылар ачыктан-ачык сөйләшкән. Шулай булса да, Зифа Нагаева Илсөягә тулысынча ышанып бетмәвен белдерә. «Мин дә сезгә ышанып бетмим», — дип көлгән Илсөя дә.

«Сезне караган саен, исән-сау булыгыз, апакайларым, теләгән ирегезне куз алдына китереп, бәхеттә яшәгез дип әйтәсем килә», — дип әлеге видеога Данир Сабиров комментарий калдырган.

«Бер кешене дә эзләргә кирәкми. Язмыш икән, үзе очраштыра ул. Чиләгенә күрә капкачы табыла. Илсөягә дә табылмаса инде;

«Ничек бар — шулай сөйләдегез дә бирдегез, Илсөя, ела да, көл», — дигән калганнар.

Бер инстачы ир табу өчен киңәшләрен тәкъдим иткән. «Сүз дә юк, Илсөя бик чибәр, талантлы, шәп хатын. Ләкин андый хатыннардан ирләр куркалар. Бераз йомшаграк булырга кирәк. Алар үзләре хатыннарын якларга, сакларга, аларга ярдәм итәргә телиләр. Ә Илсөя нинди?! Үзе көчле, бернинди яклауга да, саклауга да мохтаҗ түгел», — дигән ул.

https://www.instagram.com/p/CUPKEb2qztW/?utm_source=ig_embed&ig_rid=1e450ce0-4cc6-42d2-a32c-6a8a0c718729


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев