Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Каразарек җирлегендә авыл халкы актив

Иске Каразирек авыл җирлегендә, ял көне булудан файдаланып, шәхси ярдәмче ихаталарда каз өмәләре баруга карамастан, халык үзара салым кертү буенча референдумга оешкан төстә килде.

Иртәнге 7 сәгатьтә үз эшен башлап җибәргән сайлау комиссиясенә тавыш бирергә килгән кешеләр саны сәгать унынчы яртыда бер йөздән артып киткән иде инде, бу тавыш бирү хокукына ия булган барлык халыкның 20 процентын тәшкил итте. 2018 елда җыелган үзара салым акчасы хисабына Иске Каразирек авылында быел яңа зират тергезү буенча проект-смета документациясе әзерләнгән. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сүзләре буенча, ике сотый җир ихаталанып та алынган. Киләсе елда җыелачак үзара салым хисабына булачак яңа изге йорт ихатасында кирәк-ярак саклар өчен өй бастырып кую күздә тотылса, Яңа Каразирек авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлеген мәңгеләштереп, һәйкәл куюны күздә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X